

- Мин Башкортстан пандемия вакытында икътисади өлкәдә ирешкән нәтиҗәләргә таң калдым, аерым алганда, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүдә. Бу форум бизнеска ярдәм итү процессы баруын, реаль эшләргә бай булуын раслый, - ди ШОС эшлекле советының башкаручы секретаре Сергей Канавский.
- Республика төзегән һәм инде икенче ел рәттән тормышка ашыра торган мәйданчык конкрет мәсьәләләр һәм проектлар буенча фикер алышу өчен гамәли планда бик файдалы. Бу конкрет проектлар һәм конкрет башлангычлар, аларны үстерү һәм гамәлгә ашыру күзлегеннән чыгып тикшерелә. Бу - мәйданчыкның уникальлеге, шуңа күрә аның бары тик көчәюен генә телисе килә, - ди ТАСС мәгълүмат агентлыгы генеральный директоры урынбасары Андрей Соколов.
Уфада Халыкара бизнес атнасы онлайн һәм офлайн узды. Спикерларның бер өлеше мәйданга җыелды, бер өлеше конференц-элемтә буенча дискуссияләргә кушылды.
Фото: Башинформ