+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 декабрь 2021, 14:34

Казахстан - безнең стратегик партнер

Казахстан Хөкүмәте Премьер-министры Әскар Мамин бүген Халыкара бизнес атнасы кысаларында узган бизнес-диалогта Казахстан белән Башкортстан арасында товар әйләнеше елына бер миллиард долларга кадәр артырга тиеш, дип белдерде.

Казахстан - безнең стратегик партнерКазахстан - безнең стратегик партнер
Казахстан - безнең стратегик партнер

Аны Радий Хәбиров та хуплады, ул әлеге сан рәсми һәм эшлекле даирәләр өчен ориентир булырга һәм бу күрсәткечләргә ирешү өчен барлык шартлар да бар, дип билгеләп үтте.

Әскар Мамин Казахстан делегациясенең Башкортстанга бүгенге сәфәре мөнәсәбәтләрне үстерүгә алга таба импульс бирәчәк, ә аларның делегациясенең Халыкара бизнес атнасында катнашуы күркәм традициягә әверелер, дип ышаныч белдерде.

Быел Русия белән Казахстан арасында товар әйләнеше 19,5 миллиард сум тәшкил иткән, һәм, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 20 процентка диярлек арткан.

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Казахстан һәм Башкортстан арасында үзара товар әйләнеше 329,1 миллион долларга җиткән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 34 процентка артып киткән. Экспорт һәм импорт структурасы, нигездә, үзгәрешсез калган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас