+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 декабрь 2021, 13:38

Радий Хәбиров һәм Әскар Мамин Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар

18 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Премьер-министры Әскар Мамин Башкортстанның милли герое Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Радий Хәбиров һәм Әскар Мамин Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдыларРадий Хәбиров һәм Әскар Мамин Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Радий Хәбиров һәм Әскар Мамин Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Әскар Мамин Уфага эш сәфәре белән килгән Казахстан рәсми делегациясен җитәкли. Мөхтәрәм кунаклар халыкара бизнес атнасы кысаларында бизнес-диалогта катнашачак. Форум нәтиҗәләре буенча Башкортстан һәм Казахстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзалау планлаштырыла.

Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елда ачыла. Аның авторы - скульптор Сосланбәк Тавасиев, 1970 елда бу эш өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Бу Европада һәм Русиядә иң зур ат сыны булган һәйкәл.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас