

Очрашуда Русия - Казахстан стратегик партнерлыгын алга таба тирәнәйтү юнәлешендә хезмәттәшлек торышы һәм перспективалары турында фикер алыштылар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кунакларга визит өчен рәхмәт белдерде һәм премьер-министр Әскар Мамин җитәкчелегендәге делегацияне милли бәйрәм – 16 декабрьдә билгеләп үтелгән Казахстан бәйсезлеге көне белән котлады. Бу көнне 1991 елда илнең Югары Советы «Казахстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге турында» конституциячел закон кабул итте.
- Узган 30 ел эчендә сез искиткеч уңышларга ирештегез. Казахстанга алга таба да чәчәк атуын телим! - диде Радий Хәбиров. – Без инде Халыкара бизнес атнасында Башкортстан белән Казахстан арасында сәүдә әйләнеше 330 миллион долларга җитүен билгеләп үттек. Бу күрсәткечне елына 1 миллиард долларга кадәр җиткерә алабыз дип уйлыйм.
Республика Башлыгы Башкортстан территориясендә уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен инвесторларга ярдәм итү чаралары комплексы эшли, дип сөйләде. Алар арасында - «Алга» махсус икътисади зонасы резидентларына, шулай ук алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренә бирелә торган салым ташламалары.
- Безнең эштә иң мөһиме - төрле тармакларда кооперация элемтәләрен үстерү, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә без бергә атлау өчен яңа бизнес-миссияләр оештырырга телибез.
Әскар Мамин, үз чиратында, Радий Хәбировка Халыкара бизнес атналыгында катнашырга чакырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда якларның уртак эше яхшы динамика күрсәтә.
Фото: Башкортстан Башлыгы