+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 декабрь 2021, 10:23

Халыкара бизнес атнасының нәтиҗәләре нинди?

Уфада Халыкара бизнес атнасында 100 миллиард сумлык килешүләр имзаланды.

Халыкара бизнес атнасының нәтиҗәләре нинди?Халыкара бизнес атнасының нәтиҗәләре нинди?
Халыкара бизнес атнасының нәтиҗәләре нинди?
"Уфада 15-18 декабрьдә узган Халыкара бизнес атнасы чаралар саны һәм программаның тыгызлыгы буенча узган елгы форумны узып китте", дип белдерде Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице–премьеры Рөстәм Моратов.

- Төп программа кысаларында 40тан артык чара узды, гомум күләме 100 миллиард сумнан артык булган килешүләр имзаланды, - диде ул Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә. - Барлык ирешелгән килешүләр, ниятләр Республика белән идарә итү үзәгенә интеграцияләнәчәк һәм атна саен мониторинг үткәреләчәк.

Быел Халыкара бизнес атнасында барлыгы 1,7 меңгә якын кеше — дистәдән артык ил вәкилләре катнашкан. Алар арасында - рәсми кешеләр, дипломатлар, халыкара оешмалар, Русия һәм чит ил компанияләре вәкилләре, белгечләр һәм экспертлар.

- Бу елның эшлекле активлыгы яхшы нотада тәмамлана дип саныйм. Башкортстан үзен ныклы яктан күрсәтте, Русиянең төп конгресс үзәкләренең берсе булуын раслады, — дип нәтиҗә ясады Рөстәм Моратов.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас