2020 елда компания заманча җитештерү комплексын булдыру буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыра башлады. Биредә урам яктырткычлары, металл конструкцияләр һәм ярдәмче җиһазлар киң линейкасы чыгарылачак. Проектка салынган инвестицияләрнең гомум күләме 300 миллион сум тәшкил итте.
Заводны ачу тантанасы кысаларында республика җитәкчесе җитештерү бүлмәләрен һәм продукция үрнәкләрен карады, шулай ук коллектив белән аралашты. Радий Хәбиров предприятие хезмәткәрләрен эш башлану белән котлады.
Аннары Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм «ЗУР» җәмгыятенең генеральный директоры Ринат Зөбәйдуллин җитештерү комплексын эшләтеп җибәрүнең символик төймәсенә бастылар.
- Әлеге предприятие ачылу - бөтен республика өчен зур бәйрәм. Бу - икътисадка җитди инвестицияләр, яңа эш урыннары һәм сыйфатлы продукция, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Башкортстанда торак пунктларны төзекләндерү һәм халык өчен уңайлы шәһәр мохите булдыру белән бик җитди шөгыльләнәләр. Шуңа күрә биредә җитештерелә торган яктырту җиһазларына ихтыяҗ булачак дип ышанам.
Предприятиенең генеральный директоры Ринат Зөбәйдуллин коллектив исеменнән проектны хуплавы һәм «Алга» махсус икътисади зона территориясендә инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Радий Хәбировка җитештерүне киңәйтү буенча планнарын тәкъдим итте.
Фото: Башкортстан Башлыгы