

17 декабрьдә форум кысаларында Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика башкаласына Халыкара бизнес атнасында катнашу өчен килгән “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация” җәмгыятенең генеральный директоры Александр Исаевич белән очрашты. Яклар үзара хезмәттәшлек перспективалары, төбәктә эшкуарлыкка ярдәм механизмнары һәм аларны камилләштерү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
– Халыкара бизнес атнасы ел ахырында уза һәм, әйтергә кирәк, эшкә йомгак ясый: бизнес үзен ничек хис итә һәм алдагы елга нинди мәсьәләләр куела? – диде Радий Хәбиров. – Ел коронавирус пандемиясе шартларында барлык тармаклар өчен дә шактый катлаулы булды, әмма бизнеска ярдәм итәргә тырыштык. Яр-дәм чараларының өч пакетын кабул иттек, ә кертелгән барлык чикләүләрне дә игътибар белән тикшерәбез, чөнки бу бизнеска нык суга. КУЭ корпорациясе линиясе буенча ярдәм алган эшкуарларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар 230дан артык, һәм бу сумма җитди. Арытаба да сезнең белән шулай нәтиҗәле эшләргә өметләнәбез.
Александр Исаевич, үз чиратында, Башкортстан Башлыгына кече һәм урта бизнеска ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм төбәккә файдалы булачак яңа ярдәм чаралары турында сөйләде. Очрашу ахырында Радий Хәбиров һәм Александр Исаевич Башкортстан Хөкүмәте белән Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация арасында үзара ярдәмләшеп эшләү һәм хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куйдылар.
Арытаба форум кысаларында республика бизнес-активы белән “Ачык диалог” пленар очрашуы узды. Анда төбәкнең власть органнары, бизнесны үстерү институтлары, эшкуар-ларның иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, аерым алганда, шәхси эшкуарлардан алып, эре компанияләр директорларына кадәр катнашты. Башкортстан муниципалитетларының барлык бизнес-структуралары да ике яклы аралашуга кушылды. Фикер алышуның төп темасы – катлаулы пандемия шартларында эшкуарлыкка ярдәм итүдә дәүләт һәм бизнесның мөнәсәбәтләре. Дискуссиянең модераторлары – “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация”нең генеральный директоры Александр Исаевич һәм республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов катнашлыгында Русиянең танылган радио- һәм телетапшырулар алып баручысы, кинорежиссер Александр Гордон. Аңа Бәләбәй районы бизнес-шерифы Татьяна Горденко ярдәм итте. Ул модераторның “Башкортстанда бизнес-шерифлар кемнәр ул?” – дигән соравына җавап бирде.
– Без – эшкуарны барлык структуралар белән тоташтыручы чылбырның бер буыны. Бу уникаль институтка ике ел, әмма ул республикада үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Эшне башлап җибәрү яки хезмәт күрсәтүне оештырудан алып барлык сораулар белән эшкуар хәзер иң беренче чиратта муниципаль бизнес-шерифка мөрәҗәгать итә. Ә арытаба без бизнеска бергәләп юл тотабыз, – диде Татьяна Горденко.
Корпорация башлыгы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү төре һәм форматы даими үзгәреп торуын билгеләде. Илнең күп кенә төбәкләрендә Корпорация сынау проектларын башлап җибәрә, уңышлы килеп чыкса, алар бөтен ил буенча таратыла.
– Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин безнең гамәлдәге КоАПка үзгәрешләр кертү буенча закон проектын хуплады һәм тиздән аны федераль парламентта караячаклар, язгы сессиядә ул кабул ителер дип көтәбез. Анда безнең дүрт башлангычыбыз бар, – диде Александр Исаевич.
Форумның соңгы көнендә Уфага эш сәфәре белән Казахстан Премьер-министры Әскар Мамин җитәкчелегендәге делегация килде. Мөхтәрәм кунакларны аэропортта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды. Арытаба Радий Хәбиров белән Әскар Мамин Башкортстанның милли герое Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Соңыннан Радий Хәбиров белән Әскар Мамин ике республиканың икътисади хезмәттәшлегенә багышланган бизнес-диалогта катнашты. Бизнес-диалогны ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфага эш сәфәре белән килгән Казахстан делегациясен сәламләде һәм республиканың тугандаш дәүләт белән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде.
Арытаба сүз Башкортстан белән Казахстан арасында турыдан-туры авиаочыш ачу планлаштырылуы һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында барды.
– Уфа белән Нур-Солтан арасында авиарейслар санын билгеләдек. Пандемия белән хәл нормальләшүгә, ике башкала арасында һава юллары ачылачак. Рейсларны “Азимут” авиакомпаниясе атнага ике тапкыр башкарачак, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе белдерүенчә, Казахстан – Бәйсез Дәүләтләр Берлеге киңлегендә Башкортстанның төп партнеры. Шул ук вакытта сәүдә әйләнеше структурасында төрле тармакларның йөзләгән продукциясе бар.
Радий Хәбиров Башкортстан делегациясенең агымдагы елның сентябрендә Казахстанга сәфәре нәтиҗәләре буенча юл картасы төзелүен билгеләп үтте. Ул тармак багланышларына, шул исәптән сәнәгать җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән үзара тәэмин итүне арттыруга юнәлтелгән.
Шулай ук, Радий Хәбиров ике төп проектны аерып күрсәтте. Беренчесе – Башкортстан белән “Евразия икътисади үзәге” комплекслы инвестицион проекты. Икенчесе – югары сыйфатлы химия продукциясе җитештерү буенча “Павлодар” ирекле икътисади зонасында уртак предприятие төзү. Уртак предприятие базасында югары технологияле производстволар оештыру планлаштырыла. Чималны комплекслы эшкәртү, базарда ихтыяҗ зур булган югары дәрәҗәдәге продуктларны, беренче чиратта, цирконий оксихлоридын – элек Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә җитештерелми торган югары сыйфатлы химия продуктын җитештерү тәэмин ителәчәк.
“Евразия икътисади үзәге” комплекслы инвестицион проектын Башкортстанда берлектә тормышка ашыру төбәкләрнең көн-дәшлекле өстенлекләрен һәм махсуслашуын бер чылбырга – чимал чыгарудан алып, импортны алыштыручы продукция җитештерүдә катнашучы предприятиеләрне берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан Казахстан белән бергә интеграцион процессларны үстерү өчен Евразия икътисади берләшмәсе кысаларында сынау проекты була ала. Төбәк Башлыгы Казахстан делегациясе сәфәре партнерлыкны ныгытуга, яңа перспективалы килешүләргә чыгуга хезмәт итәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Шул ук вакытта Казахстан Хөкүмәте Премьер-министры Әскар Мамин бизнес-диалог барышында Казахстан белән Башкортстан арасында товар әйләнеше елына бер миллиард долларга кадәр артырга тиеш, дип белдерде. Аны Радий Хәбиров та хуплады, ул әлеге сан рәсми һәм эшлекле даирәләр өчен ориентир булырга һәм бу күрсәткечләргә ирешү өчен барлык шартлар да бар, дип билгеләп үтте.
Әскар Мамин Казахстан делегациясенең Башкортстанга сәфәре мөнәсәбәтләрне үстерүгә этәргеч бирәчәк, ә аларның делегациясенең Халыкара бизнес атнасында катнашуы күркәм традициягә әверелер, дигән ышаныч белдерде.
Арытаба Радий Хәбиров һәм Әскар Мамин катнашлыгында ике республика предприятиеләре хезмәттәшлек турында берничә килешү төзеде. Имзалау Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Халыкара бизнес атнасы мәйданчыгында узды.
“Башкортстан сода компаниясе” генеральный директоры Эдуард Давыдов һәм Казахстанның “Каустик” идарәсе рәисе Ермек Токмагамбәтов “Павлодар” махсус икътисади зонасында химия кластеры булдыру проектын гамәлгә ашыруның төп принциплары турында килешүгә кул куйдылар. Анда титан-цирконий яткылыкларын комплекслы эшкәртүне тәэмин итәчәк берничә югары технологияле производство оештырырга ниятлиләр. Фаразланган инвестицияләр күләме 1 миллиард доллар булган проект 1 240 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, химия һәм лак-буяу сәнәгатенең төп тармакларында импортны алыштыруны тәэмин итәчәк. Аерым алганда, проект кысаларында БДБда цирконий оксихлоридын чыгару буенча бердәнбер җитештерү комплексы барлыкка киләчәк.
“ОргНефтеГаз” республика фәнни-җитештерү берләшмәсенең генеральный директоры Владислав Жданов һәм Qazaq National Product Казахстан компаниясе идарәсе әгъзасы Адил Упабәков нефть-газ тармагы предприятиеләре өчен инженерлык хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.
Хәләл индустриясен үстерү буенча республика үзәге директоры Илнур Мөхәммәтҗанов һәм Казахстанның стандартлаштыру һәм метрология институты (КазСтандарт) генеральный директоры Габит Мөхәм-бәтов “Хәләл” продукциясен сертификатлау өлкәсендә меморандум имзаладылар.
Казстандарт белән Башкортстан стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге арасында тагын бер хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелды.
Шулай ук Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов һәм Казахстанның Хәләл индустриясе ассоциациясе рәисе Марат Сарсенбаев “Хәләл” продукциясен сату һәм сертификатлау өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Тагын ике документ азык-төлек өлкәсендә хезмәттәшлекне күз уңында тота. Башкортстанның “Бәйрәм” сәүдә челтәре һәм Казахстанның “Адал-Ас Trade” компаниясе азык-төлек товарлары белән тәэмин итү турында килешүне имзаладылар. Ә “Зур-Базар” республика сәүдә йорты һәм Казахстаннан “Экофрукт” компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү турында килешү төзеде.
“Эш киеме комбинаты”ның генеральный директоры Дмитрий Басов һәм “Алмата ХБК” директоры урынбасары Жантас Асканбаев текстиль продукциясен тегү һәм кайтару буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Арытаба Радий Хәбиров һәм Әскар Мамин җитәк-челегендәге Казахстан делегациясе Башкортстан Республикасының идарә үзәгендә булдылар. Мөхтәрәм кунаклар проект белән идарә итү һәм социаль мониторинг мөмкинлекләре белән танышты, алар Ситуацион үзәккә, Үсеш корпорациясенә һәм Башкортстанның Стратегик эшләнмәләр үзәгенә берләштерелгән.
Төбәк дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин икътисад тармакларының санлы трансформациясе турында сөйләде.
Төбәк дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Казахстан белән хезмәттәшлек итү буенча чаралар планын күрсәтте. Аңа 83 проект кертелгән. Система аларның һәркайсының тормышка ашырылуын өйрәнергә һәм ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасын үтәү барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге җитәкчесе Елена Прочаковская ЦУР – икътисади, мәгълүмати һәм социаль коммуникацияләр блокларының эше турында сөйләде. Үзәк эшчәнлегенең нигезе – социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрне кабул итү һәм төбәк халкы белән элемтә. Аерым алганда, 2021 ел башыннан “Инцидент менеджмент” системасына социаль челтәрләр аша
133670, кире элемтә платформасы аша 145060 мөрәҗәгать килгән. Аларны анализлау муниципаль һәм республика власть органнары эшендә ярдәм итә.
Казахстан Премьер-министры Әскар Мамин халыкның мөрәҗәгатьләрен комплекслы анализлау мөмкинлекләрен һәм Башкортстанның тормыш эшчәнлеге өлкәләрен санлаштыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлекнең юл картасы кысаларында санлы трансформация блогының эшче төркемен төзү турында карар кабул ителде. Радий Хәбиров һәм Әскар Мамин профильле министрлыкларга тиешле йөк-ләмәләр бирделәр.
Делегация әгъзалары видеоконференция режимында Башкортстан югары уку йортларында стажировка үтүче Казахстан студентлары белән аралашты. Егет-кызларның төп өлеше УДНТУда укый һәм булачак һөнәрен нефть чыгару һәм эшкәртү белән бәйли. Казахстан Премьер-министры белән яшьләр казах һәм урыс телләрендә аралашты. Әскар Мамин Башкортстанда тугандаш дәүләттән килгән студентларга яшәү һәм уку өчен яхшы шартлар тудырылганын билгеләде.
Шулай ук, очрашуда катнашучылар Уфа белән Көнбатыш Казахстан арасында авиаэлемтә оештыру кирәклеге турында мәсьәләне күтәрде, чөнки студентларның күбесе илнең шушы өлешеннән килә.
Ример НАСРЕТДИНОВ.