

Искиткеч матур табигать кочагында урнашкан бу район урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәнгать, әдәбият, фән һәм башка төрле тармак, өлкәдәге фидакарь, талантлы уллары, кызлары белән дан тота. Тормышның нинди генә борылышларында да югалып калмаучы мондый шәхесләр турында без язып торабыз. Бу төбәккә шушы көннәрдә тагын командировкага килгәч, эшкуарлар белән кызыксынган идек. Караидел районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Вәлинуров Гөлчәчәк Нухова исемен иң беренче телгә алды.
Һәм без элек хуҗалыкара төзелеш оешмасы (халык аны МСО дип хәтерли) урнашкан җиргә килдек. Җимерек биналар серәеп торган, ташландык диярлек җирдә автомобильләрне юу пункты тиз вакыт эчендә калкып чыккан һәм гөрләп эшләп тора. Ул “Мой сам” (ягъни “Үзең ю”) дип атала.
Безне аның хуҗабикәсе Гөлчәчәк Ринат кызы якты йөз белән каршы алды, үзе, гаиләсе, эшләре турында сөйләде. Районның Дәвеш авылында биш балалы гаиләдә иң кечесе булып үскән икән. Әтисе механизатор, әнисе савучы булган. Урта мәктәптән соң Яр Чаллыга киткән, шунда һөнәрчелек училищесында пешекче-кассирлыкка укыган. Уку, эшләр белән җиде ел үткән. Күңеле туган якка тарткан. Дөресрәге, булачак гаилә бәхете тартып кайтарган аны.
Үзләреннән 12 чакрымдагы Яугилде авылы егете Данис белән танышып, чәчләрен чәчкә бәйләгәннәр. Туры килсә килә бит — ул да биш балалы эшчән гаиләдә төпчек икән. Данис урта мәктәптән соң Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында җир төзүче һөнәре алган, соңрак читтән торып аграр университет тәмамлаган.
Үзен тынгысыз, оста белгеч, оештыручы итеп таныткан Данис Рәис улының башына яңадан-яңа идеяләр килә. Районда беренче башлап җаваплылыгы чикләнгән “Земкадастр” җәмгыяте оештыра. Бөтен документларны үзе әзерли, планын төзи. 2012 елдан анда эшли: үзе директор да, инженер да. Хәләл җефете аңа ярдәмләшә.
Бервакыт Тәтешлегә танышларына кунакка баргач, машинаны хуҗасы үзе юа торган пункт күрәләр. Бик кызыксынып, аның эше белән танышалар, өйрәнәләр. Данис Рәис улы Караиделдә дә шундый ук пункт булдыру теләге белән яна башлый. Район җитәкчелеге дә аның теләген хуплый, үз эшен ачарга җыенучы эшкуарга законда каралган тәртиптә финанс ярдәме күрсәтә. Яугилде егете монда да документларны, проектны үзе әзерли. Биш елга арендага җир ала. Үзе үк булачак бинаның нигезен казый, профессиональ төзүчеләр газ-блоктан стеналарын күтәргәннән соң, түбәсен дә үзе яба. Мәскәүгә барып, кирәкле җиһазларны тикшереп, өйрәнеп, акчасын түләп, Уфа аша алып кайта. Урында аларны үзе үк кора.
Әлбәттә, Гөлчәчәк Ринат кызы да бу эшләрнең уртасында кайный. Объект аның исеменә шәхси предприятие булып теркәлә.
Ике бокстан (гараждан дип тә әйтеп буладыр) торган пункт былтыр ноябрьдә файдалануга тапшырыла. Байкы-Юныс авылы егете Флорит Карамов оператор итеп эшкә кабул ителә. Ул машинасын юарга килгәннәргә аңлата, өйрәтә, ярдәм итә. Биредәге эшнең төп үзенчәлеге дә бит үз машинаңны үзең юу. Ягъни ничек телисең шулай. Операторның бүлмәсе аерым, анда җылы, ял итәр өчен шартлар, шул исәптән телевизор да бар. Акчаны шоферлар кулдан да түли, карточкадан да күчерә ала. Кирәкле югыч-химикатларны Уфадан кайтаралар. Тузан суырткыч та бар. Мондагы эш иртәнге сәгать 9нчы яртыдан кичке 10га кадәр бара. Ихатага видеокамера да куелган. Машинасын юарга килүчеләр кояшлы, матур көннәрдә арта икән, аңлашыла ки, мондый көннәрдә кемнең пычрак машинада йөрисе килсен инде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре дә чисталык таләп итә. Интернетта, социаль челтәрләрдә “Г. Р. Нухова” шәхси предприятиесенең рекламасы да әйбәт бара. Иң мөһиме — клиентлар канәгать.
Гөлчәчәкнең дә, Данисның да эшсөяр гаиләләрдә бәләкәйдән үк хезмәттә чыныгып үскәнлеген язып үттем инде. Алар әти-әниләренең традицияләрен дәвам итә. 11нче сыйныфта укучы уллары Данир да, 8нче сыйныфтагы кызлары Алсу да эш яраталар. Шәхси предприятие эшендә дә, йорт-хуҗалыкта да әти-әниләренең төп таянычы булып торалар. Данир да, Алсу да яхшы укый һәм спорт белән актив шөгыльләнә.
Фәрит Фаткуллин.
Караидел районы.