+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 декабрь 2021, 13:15

Радий Хәбиров “Алга”да беренче ике предприятие эшенә старт бирде

21 декабрьдә Ишембай районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Алга” махсус икътисади зонасында беренче ике предприятие эшенә старт бирде. «Аркада» сәнәгать берләшмәсендә эш киемнәренең киң ассортиментын тегәләр, ә «ЗУР» компаниясе яктылык-диодлы лампалар һәм яктырту җиһазлары җитештерә.

Радий Хәбиров “Алга”да беренче ике предприятие эшенә старт бирдеРадий Хәбиров “Алга”да беренче ике предприятие эшенә старт бирде
Радий Хәбиров “Алга”да беренче ике предприятие эшенә старт бирде

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Русия махсус икътисади зонасының инвестицион җәлеп итүчәнлек V милли рейтингы нәтиҗәләре буенча "Алга" сәнәгать-җитештерү төрендәге махсус икътисади зонасы, ул Башкортстанның Ишембай һәм Стәрлетамак районнары территориясендә урнашкан, Русиядә иң динамикалы үсүче мәйданчыкка әйләнде.

Җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында Радий Хәбиров “Аркада” берләшмәсе җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен, шулай ук “Алга” махсус икътисади зонасының барлык резидентларын әлеге мәйданчыкта эшнең башлануы белән котлады.

"Аркада" берләшмәсенең директорлар советы рәисе Михаил Цукерман инвесторның барлык үтенеченә оператив җавап биргән өчен республика җитәкчелегенә һәм Ишембай районы хакимиятенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды. «Аркада» җитештерү берләшмәсе генеральный директоры Евгений Романов Башкортстанның мактау грамотасы белән бүләкләнде, ә «Поларис» җәмгыяте подрядчы оешмасы директоры Александр Пузырёв - «Башкортстанның атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Тантаналы чарадан соң, Радий Хәбиров һәм Михаил Цукерман фабриканың җитештерү һәм көнкүреш бүлмәләрен карадылар, тулай торакта булдылар, "Аркада" җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләренең хезмәт һәм ял шартларын бәяләделәр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас