+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 декабрь 2021, 06:57

Башкортстанда "Яңа җитештерү технологияләре" башлангычы гамәлгә ашырылачак

Башкортстан «Яңа җитештерү технологияләре» башлангычы гамәлгә ашырылачак Идел буе федераль округы төбәкләре арасына керде.

Башкортстан Идел буе федераль округының «Яңа җитештерү технологияләре» башлангычы тормышка ашырылачак алты төбәге арасына керде. Бу хакта Русия Хөкүмәтенең Төбәкләр үсеше буенча комиссиясе президиумы утырышында вице-премьер Дмитрий Чернышенко белдерде.

«Яңа җитештерү технологияләре» башлангычы Идел буе федераль окрунының алты төбәгендә – Башкортстаннан тыш, Татарстан, Чувашстан, Пермь крае, Саратов һәм Ырынбур өлкәләрендә җиде проектны берләштерде. Бу инициатива кысаларында төбәкләрдә, аерым алганда, карбон полигоннары, суднолар һәм авиатөзелеш өчен яңа инвестицион мәйданчыклар булдыру, сыекландырылган табигый газ базарын һәм агросәнәгать комплексны үстерү күздә тотыла.

УДНТУның технологияләр трансферы идарәсе башлыгы Сергей Гладких билгеләп үткәнчә, республиканың бу программада катнашуы декарбонизация өлкәсендә фәнне һәм мәгарифне бик активлаштырган - Русиядә һәм чит илләрдә берничә көчле партнерлар барлыкка килгән, парник газлары белән эшләү буенча яңа фәнни ысуллар кулланыла башлаган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас