Проект "Минем бизнес" үзәге базасында "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
- Электрон сервис берничә минут эчендә бизнесның торышын автомат рәвештә бәяләргә һәм конкрет эшкуарга нәкъ менә хәзерге вакытта кирәкле дәүләт ярдәме чараларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бу хезмәт компаниянең алга таба үсеш өчен кирәкле ихтыяҗларын ачыкларга ярдәм итә, - дип аңлатты Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.
Бизнес чек-ап ике этапны үз эченә ала: компаниягә алдан бәя бирү үткәрелә торган прескоринг һәм скоринг – эшчәнлекнең төрле сан һәм сыйфат күрсәткечләрен киңәйтелгән бәяләү. Бәяләү җиде рәсми мәгълүмат чыганагындагы ачык мәгълүматлар нигезендә, ярдәм алу өчен стоп-факторларны тикшерүне дә кертеп, 44 параметр буенча үткәрелә.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте