"Без планлы рәвештә альтернатив энергия чыганаклары өстендә эшлибез.
Благовещен районында "Полиэф" компаниясе кояш электр станциясен төзүне дәвам итә. Кояш электр станциясенең барлык фотоэлектр модульләре урнаштырылган инде, объектның әзерлеге - якынча 80 процент. Электр станциясенең проект егәрлеге 4,9 МВт чамасы тәшкил итәчәк.
"Полиэф" кояш батареялары проекты җитештерүнең углерод эзен кыскартачак һәм предприятиенең энергобалансында «яшел» электр энергиясе өлешен шактый арттырачак.
Объектны тапшыруның план вакыты - 2022 елның беренче кварталы.
Бездә Бөрҗән, Хәйбулла, Стәрлебаш, Гафури районнарында кояш электр станцияләре төзелде инде, Агыйделдә станция төзелеп килә.
Кояш батареяларының егәрлеге буенча без 90 МВт билгесен уздык һәм Русиядә лидерлар бишлегенә керәбез. Киләсе адым - җил энергетикасын үстерәчәкбез. Моның өчен Бәләбәйдә шартлар бар. Яңа гидроузелны төзү вариантларын да эшкәртәбез, гидроэнергетиканы да алга этәрәчәкбез", дип язган ул.