+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 декабрь 2021, 12:59

"Без транспорт реформасының беренче этабын тәмамладык..."

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш һәм транспорт сәгате» форматында тематик киңәшмә үткәрде. Анда торак төзелешендә өлешләтә катнашучыларның бозылган хокукларын тергезү буенча "юл картасы"н үтәү, шулай ук төбәкнең автомобиль юлларында иминлекне тәэмин итү буенча чаралар турында фикер алыштылар.

"Без транспорт реформасының беренче этабын тәмамладык...""Без транспорт реформасының беренче этабын тәмамладык..."
"Без транспорт реформасының беренче этабын тәмамладык..."
Төбәкнең төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов файдалануга тапшыру вакыты бозылган проблемалы объектлар төзелешенең тәмамлануы турында сөйләде.

28 декабрьгә «сакаллы төзелеш» объектлары реестры 111 йортны үз эченә ала, аларда 4 293 кеше фатир алган. Шул ук вакытта агымдагы елда төбәктә 3 285 кеше мондый хокукларын тергезгән.

80 йортка карата проблеманы Өлешчеләр хокукларын яклау федераль фонды катнашлыгында хәл итү планлаштырыла. Шулардан 43 объект 2023 ел ахырына кадәр сафка бастырылачак. Тагын 31 «сакаллы төзелеш» объекты буенча компенсация түләүләре турында карар кабул ителгән. Моннан тыш, күпфатирлы 21 йортны төзүчеләр республика ярдәме белән төзеп бетерәчәк.

Башкортстан Башлыгы төбәк Хөкүмәтенең төзелеш блогына һәм министрлыкка агымдагы елда нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде.
- Кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә без өч меңнән артык өлешченең хокукларын тергездек. Бу - бик яхшы нәтиҗә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Проблеманы 2023 ел ахырына кадәр хәл итү өчен бу юнәлештә темпларны киметмәү мөһим.

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеотеркәү комплексларын урнаштыру турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, төбәктә шундый 1 065 камера эшли инде. Киләсе елның 1 мартына кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү буенча тагын 800 комплекс урнаштырылачак. Алар авариялелек югары булган участокларда урнаштырылачак, анда шулай ук тизлек режимы чикләнәчәк. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар Уфа маршрутларына хезмәт күрсәтүче автобус паркын яңарту нәтиҗәләрен карады.

– Без өч ел элек башланган транспорт реформасының беренче этабын тәмамладык, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Яңа ел башында безнең халык мәнфәгатендә тармакны үстерү буенча киләчәк планнар турында фикер алышырга кирәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас