+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 декабрь 2021, 06:22

“Санлы нефть яткылыклары” проектының яңа этабы гамәлдә!

Эшчәнлеккә инновацион технологияләр кертү җитештерү нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыру мөмкинлеге бирә.

“Санлы нефть яткылыклары” проектының яңа этабы гамәлдә!“Санлы нефть яткылыклары” проектының яңа этабы гамәлдә!
“Санлы нефть яткылыклары” проектының яңа этабы гамәлдә!

“Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Санлы нефть яткылыклары” проекты яңа дәрәҗәгә чыкты. Аны 2017 елда республика нефтьчеләре “Роснефть-2022” программасы кысаларында, “РН-БашНИПИнефть” институты һәм “Сибинтек” ИТ-интеграторы белән бер­лектә башлап җибәрделәр. 2019 елның май аенда санлы чыганак тәҗрибә-сәнәгать файдалануына тапшырылды.

Нефтьнең төп табышын тәэмин итүче скважиналар эшен контрольдә тотуны карарлар кабул итүгә ярдәм итүнең автоматлаштырылган системасы гамәлгә ашыра.
Системаны гамәлгә керт­кәнче, 2019-20 елларда ул Чакмагыш төбә­гендәге яткылыкларда сыналды. Аны сынау барышында скважина­ларның чагыштырма туктап тору вакыты – 54 процентка, нефтьне алып җит­кер­мәү күрсәткече 63 процентка кыскарды. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, бу максат итеп куелган күрсәткеч­ләрдән шактый югары. “Санлы нефть яткылыклары” проекты кысаларында булдырылган карарлар кабул итү­гә ярдәм итү системасы скважи­налардагы тайпылышларны тиз арада таба һәм аларны бетерү өчен тәкъ­дим­нәр формалаштыра. Бу җи­һаз­лар­ның эшләми тору вакытын кыскарта һәм нефтьне алып җиткермәү күрсәткечен киметә.
“Башнефть” компаниясе нефть һәм газ чыгару депар­таментының инжиниринг һәм санлы трансформация проектлары буенча директоры Руслан Еникеев белдерүенчә, гамәлдәге сис­тема нефть чыганагындагы хәл-шартларны фаразларга мөм­кинлек бирә. Моның яр­дә­мен­дә технологик хезмәт­кәр­ләр хәвеф ихтималын алдан күреп, җиһаз­лар эшлә­мәя­чәге яки нефть чыгару процессы тукталачагы турында кисәтү ала.
Гамәлдә булган 12 мо­дуль­дән тыш, хәзерге вакытта гамәлгә ашырылу дәрәҗәсе төрлечә бул­ган тагын бер­ничә ярдәмче проект бар. Җитештерүгә алдынгы тех­но­логияләр кертү, шул рәвешле “Башнефть” компа­ниясе, шулай ук аның бүлек­чәләре эшчәнлегенең нәти­җә­лелеген арттыру “Санлы нефть яткылык­ла­ры” проектының төп бурычы булып тора.
– Проект кысаларында машина ярдәмендә укыту кебек технологияләрне, предиктив аналитика, “санлы игезәкләр”, видеоаналитика кертәбез. Өстәвенә, “проактив” идарә итү аша бизнес белән идарә итүнең яңа моделе төзелә. Ягъни, без вакыйганы булдырмыйча, алдан күреп эш итәбез. Санлы техно­логияләр кертү аша актив­ларыбызның рентабельлелеген һәм процес­сларның ачыклыгын арттыру – төп бурычыбыз, – ди проект куратор­лары­ның берсе.
Элек скважинаның эш режимын оператив контрольдә тоту белән бәйле эшләр кулдан башкарыла һәм күп вакытны ала иде. Математика алгоритмнары һәм эксперт модельләр нигезендә карарлар кабул итүгә ярдәм итү системасын куллану скважиналарның механикалаштырылган фондын тәү­лек әйләнәсенә контрольдә тотуны тәэмин итә. Инженер персоналы тарафыннан карарлар кабул итү тизлеген һәм сыйфатын арттыра, скважиналарның буш тору вакытын ки­метә, бу исә, үз чиратында, операцион чыгымнарны киметә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Санлы нефть яткылыклары” белгечләр күзәтү алып барган берничә зур экраннан гыйбарәт. Аларда нефть сква­жиналарының барлык эш параметрларын, төрле җи­һаз­ларның эшен, торбаүт­кәр­гечләрдәге басымны һәм хәтта “акыллы каскалар” ки­гән хезмәткәр­ләрнең сәла­мәтлек торышын күзәтергә мөмкин. Һәм бу әле барлык функцияләр дә түгел.
Киләчәктә, карарлар кабул итүгә ярдәм итү системасы эшчәнлеген даими рәвештә үзаллы уку исәбенә киңәйтү, “РН-БашНИПИ­неф­ть” белән берлектә тө­зел­гән санлы игезәкләр һәм машина ярдәмендә укыту нигезендә яңа алгоритмнар кертү планлаштырыла.
Шунысы мөһим: санлаштыру белгечне машина бе­лән алмаштыруга китерми, ә аңа ярдәм итә, эшнең нә­тиҗәлелеген арттыра. Асы­лы – кешедән башка эшләү­че техноло­гияләр кер­тү тү­гел, ә компания эшчән­ле­ге­нең икътисади нәтиҗә­ле­ле­ген арттыру. Проектның төп бурычы – нефть чыгару про­цессларының нәтиҗәле­ле­ген анализлауга нигезләнгән нефть чыгару белән идарә итүдән нефть-газ чыгару про­цессларының комплекслы нәтиҗәлелеген анализлау нигезендә идарә итүгә күчү.

Лилия ГАЛИНА.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас