Яклар агымдагы елда хезмәттәшлеккә йомгак ясады, Уфа аэропортыннан авиапассажирлар ташу, һава судноларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау перспективалары турында фикер алышты.
– Сезнең авиакомпания - безнең республиканың ышанычлы партнеры, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Быел без «Уфа» халыкара аэропортыннан эчке юнәлешләр буенча очышлар географиясен шактый киңәйттек. Санитар-эпидемиологик чикләүләрне бетергәннән соң, халыкара авиаэлемтәне дә үстерергә планлаштырабыз, чөнки Башкортстан якын һәм ерак чит илләр белән хезмәттәшлекне арттыра.
Андрей Мартиросов сүзләренә караганда, агымдагы елда төбәктә авиакомпания хезмәт күрсәткән пассажирлар саны, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 50 процентка арткан. Киләсе елда "ЮТэйр" әлеге күрсәткечне тагын 30 процентка арттырырга планлаштыра.
Очрашуда республика халкының туризм һәм бизнес-хезмәттәшлекне үстерү ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен Уфадан яңа юнәлешләр ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Фото: Башкортстан Башлыгы