

Бүген "Башкортостан» дәүләт концерт залында республика балаларының хыялы тормышка ашты.Чараны «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге, «Башкортостан» дәүләт концерт залы һәм «Ломая барьеры» социаль технологияләр үзәге оештырды.
Чараны «Ассоль» вокаль-хореография ансамбле чыгышы бизәде. Бәйрәмне сәламләү сүзе белән «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров ачып җибәрде.
Ул Артем Фәрхетдинов белән Денис Никитинны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм «Бердәм Русия» партиясенең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин исеменнән «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясе кысаларында бүләкләр тапшырды.
Артем ботинкалы сноуборд алды, ә Денис планшетка ия булды. Искәртеп узабыз, узган шимбәдә Александр Сидякин үзе Яңа ел агачыннан яшь уфалыларның хыялы белән ике шар алды, ә бүген бүләкләр үз адресатларына барып җитте.
«Яңа ел - иң көтеп алынган бәйрәм, бигрәк тә балалар өчен. Кадерле балалар, алдыгызга максатлар куегыз. Барлык теләкләрне дә үтәүче тылсымчыларга бик зур рәхмәт. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм", - диде Рөстәм Әхмәдинуров.Шулай ук Рөстәм Әхмәдинуров София Киселеваның хыялын тормышка ашырды. Ул фотоаппаратка ия булды. Тагын да бик күп бүләкләр балалар күңеленә хуш килде. «Иҗади теләкләр чыршысы» гала-концерты гыйнвар ахырында планлаштырыла.