

Башта системадан файдаланучы эшкуарлар тарафыннан агымдагы елның июленнән декабренә кадәр түләнгән акчалар компенсацияләнергә тиеш иде. Акчаларны федераль бюджет бүлеп бирә.
- Компенсацияләр алу өчен өстәмә гаризалар кирәкми. Банк комиссияне кире кайтару өчен барлык исәп-хисапларны мөстәкыйль рәвештә башкарачак. Эшкуар өчен иң мөһиме - тиз түләүләр системасында катнашучы банкларның теләсә кайсы банкында тиз түләү системасына үзеңне тоташтыру, - дип сөйләде Русия банкының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Лилия Якупова.
Бүгенге көндә комиссияләрне кире кайтару белән Башкортстанда эшләп килүче 19 кредит оешмасы шөгыльләнә. Алар арасында – Саклык банкы, "Газпромбанк", "Райффайзенбанк", "ВТБ", "Почта Банк", "Совкомбанк", "Альфа-банк", "Открытие", "МТС-Банк" һәм һ. б.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте