

- Реcпубликага яңа инвестицияләр җәлеп итү - һичшиксез, бик мөһим бурыч. Әмма бу кертемнәрнең максималь нәтиҗәлелегенә, шул исәптән дәүләт финанслары ягыннан да зур игътибар бирергә кирәк: гамәлгә ашырыла торган проектларга барлык бюджет кертемнәре тиешле салым керемнәре белән капланырга тиеш. Шулай итеп, соңгы берничә елда юл буе сервисы өлкәсе актив үсә, быел Финанс министрлыгы тарафыннан бу өлкәдә 21 проект каралды, - дип билгеләп үтте Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.
Агымдагы елда 76 инвестиция проекты бәяләнде, аларны гамәлгә ашыру 83,5 миллиард сум күләмендә капиталь кертемнәрне һәм 6,5 мең яңа эш урыны булдыруны күздә тота.
4,2 миллиард сум салым ташламалары һәм Башкортстан бюджетыннан 5,3 миллиард сумнан артык субсидия бирү хупланды.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте