+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 гыйнвар 2022, 11:50

"Безнең бурыч - кече шәһәрләр конкурсында җиңү"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хатыны Каринэ белән бергә республика буйлап Яңа ел сәяхәтенә булдылар. Республика Башлыгы сәяхәте турында Интернет челтәрендә язма да бастырды.

"Безнең бурыч - кече шәһәрләр конкурсында җиңү""Безнең бурыч - кече шәһәрләр конкурсында җиңү"
"Безнең бурыч - кече шәһәрләр конкурсында җиңү"
"Без вәгъдә иткәнчә, Верхоторга барып җиттек. Кызганычка каршы, 1759 елда төзелгән бакыр эретү заводыннан бүген диварлар гына торып калган. Әлегә ул шундый хәлдә. Биредә бик күп биналар урнашкан. Безнең бурыч - аларны популярлаштырып, кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр федераль конкурсында җиңү.

Минем артымда (видеода күренгәнчә) гыйбадәтханә урнашкан. Бик матур, якты. Гомумән алганда, биредә искиткеч туристик кластер барлыкка килергә мөмкин.

Моннан ерак түгел Воскресенское авылы, анда сәнгать галереясе бар. Шулай итеп, якташларыбыз, ил халкы һәм дөнья туристлары өчен шундый кызыклы урыннар ачабыз", - дип язган ул.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас