+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 гыйнвар 2022, 06:10

Узган елның беренчел нәтиҗәләре нинди?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов узган елга республикада икътисад, тышкы икътисади элемтәләр нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Узган елның беренчел нәтиҗәләре нинди?Узган елның беренчел нәтиҗәләре нинди?
Узган елның беренчел нәтиҗәләре нинди?
- Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә башлангыч нәтиҗәләр ясап, төбәктәге хәлләр, узган елдагы белән чагыштырганда, сизелерлек яхшырды дип әйтергә була, – дип билгеләде беренче вице-премьер. - Республиканың икътисади потенциалы ныгыды. 2024 елга 2,5 триллион сумга җитәргә тиешле тулай төбәк продукты ел нәтиҗәләре буенча 3 процентка арткан. Республика планканы 2 триллион сумга уза. Ел буенча предприятиеләрнең финанс күрсәткечләренең тергезелүен күрәбез.

9 ай нәтиҗәләре буенча инвестиция өлкәсендә беренче яртыеллыкның тискәре трендын үзгәртергә һәм уңай динамикага чыгарга мөмкин булды. Капитал салуларның артуы 3,6 процент тәшкил иткән, ә аларның гомум суммасы 244 миллиард сумнан артык. Бу - Идел буе федераль округында 2нче һәм Русиядә 12нче урын. Гомумән алганда, төбәкнең инвестпортфеле якынча 1,3 триллион сумлык 1800 проектны үз эченә ала, 59,3 мең яңа эш урыны булдырылган.

Русия Президенты карары буенча "Башкортстан сода компаниясе" акцияләренең контроль пакетын тапшыру республика өчен мөһим вакыйга булды. Хәзерге вакытта предприятие «ВЭБ Инжиниринг» җәмгыяте белән берлектә якындагы 10 елга компаниянең үсеш стратегиясе эшләнгән.

Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча ярдәм сизелерлек өлеш кертте - 26 предприятие 9 миллиард сумлык ярдәм алды. Барлыгы 5 ел эчендә төбәк фонды тарафыннан бирелгән займнарның гомум суммасы 10,6 миллиард сумлык 72 проект хупланган.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас