+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 гыйнвар 2022, 08:05

Яңа елда кемнәр өй туйлый?

Уфа районында электән проблемалы дип исәпләнгән «Миловка паркы»ның өч йорты файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы.

Яңа елда кемнәр өй туйлый?Яңа елда кемнәр өй туйлый?
Яңа елда кемнәр өй туйлый?
Файдалануга тапшыруга рөхсәт 29 декабрьдә алынган. Инде ел башында ук ачкычларны тапшыру башланачак, дип ачыклык кертте Төзелештә өлешләтә катнашучыларның хокукларын яклау фондының генеральный директоры Константин Тимофеев.

Исегезгә төшерәбез: әлеге торак комплексын төзүче «КилСтройИнвест» җәмгыяте иде. Әмма компания үз өстенә алган йөкләмәләрне үти алмады һәм өлешчеләргә фатирлар вакытында төзеп тапшырылмады. Барлыгы 1,4 мең өлешче алданды. Башта гомум мәйданы 100 мең квадрат метрдан артык булган һәм 2022 фатирга исәпләнгән 28 йорт проектланды. 20 йорт төзелешен тәмамлау буенча йөкләмәне Гражданнар хокукларын яклау фонды үз өстенә алды. Тагын ике йорт буенча 11 өлешчегә акчалата компенсация түләү турында карар кабул ителде.

Быел 2нче корпусның икенче чиратын - 3нче кварталда, 13 корпусны 2023 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас