

2021 елда республикада үз эшен устерүгә 347 кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 32 үзмәшгуль кеше муниципаль субсидия алган. Бу максатларга республика бюджетыннан 62 муниципаль беремлекне финанслау шартларында бирелген 134,6 миллион сум акча бүленгән.
– Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру бизнеска ярдәм итүнең һәм аны үстерүнең яңа нәтиҗәле механизмнарын кертү мөмкинлеге бирә. Узган елда эшкуарлар дәүләт ярдәменнән актив файдаланган. Безнең бурыч - финанс ярдәме алучылар өчен акча ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, - дип сөйләде Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.
Үткән елда Башкортстанда эшкуарлыкны үстерүгә дәүләт ярдәменең гомум суммасы 1,1 миллиард сум тәшкил итте, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыруга – 735,7 миллион сум. Шулай итеп, муниципалитетларга җибәрелгән акчалар бизнеска ярдәм итү өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән сумманың өчтән бер өлешен тәшкил итә.