

8 гыйнварда Бөредәге Октябрь мәйданы "тәмле бәйрәм"гә әвереләчәк, анда кунаклар төрле җитештерүчеләрнең егермедән арты пилмән сортын татып карый һәм Бөре пилмән индустриясе профессионаллары белән таныша алачак.
- Эчке туризмны үстерү ресторан тармагын да үз эченә ала. Бүген гастрономия туризмы - бу өлкәне үстерү өчен перспектив юнәлешләрнең берсе. Гастрономик туризм өлкәсен үстерү кунакларны милли ашлар белән таныштыра торган махсус вакыйгалар һәм брендлар булдыруга китерә. Шундый вакыйгаларның берсе – ел саен Бөре шәһәрендә уза торган «Бирские пельмени» III Гастрономия фестивале, – ди Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Ринат Фәтхуллин.
Программада: балалар һәм өлкәннәр өчен квестлар һәм интерактивлар, концерт һәм уеннар өчен уникаль мәйданчык.
Чарага керү ирекле.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат - ВКонтакте һәм Instagram да чараның рәсми төркемнәрендә.
Элемтә өчен мәгълүмат:
Акбулатов Илдар Мөдәрис улы (оештыручы) +7 917 416 24 18;
Чиглинцев Дмитрий Сергеевич (матбугат үзәге) + 7 965 923 04 00.