+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 гыйнвар 2022, 11:44

Башкортстанның ТОСЭР резидентлары республика икътисадына 5,4 миллиард сум инвестицияләде

2021 елда Русия Икътисади үсеш министрлыгында Башкортстанның алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренең 31 резидентын теркәделәр. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 29 процентка артык. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

Башкортстанның ТОСЭР резидентлары республика икътисадына 5,4 миллиард сум инвестицияләдеБашкортстанның ТОСЭР резидентлары республика икътисадына 5,4 миллиард сум инвестицияләде
Башкортстанның ТОСЭР резидентлары республика икътисадына 5,4 миллиард сум инвестицияләде

- ТОСЭРга җәлеп ителгән резидентлар саны күрсәткече буенча республика федераль дәрәҗәдә билгеләнгән планны 24 процентка арттырып үтәде. Хәзер алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә 99 резидент-предприятие эшли. Бу Башкортстанда инвестицион эшчәнлекне үстерү өчен уңай шартлар тудырылуны күрсәтә. Үткән ел ахырына ТОСЭР резидентлары республика икътисадына 5,4 миллиард сум инвестицияләде һәм 3,6 мең эш урыны булдырды, - дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.

Хәзерге вакытта Башкортстан ТОСЭРга җәлеп ителгән инвесторлар саны буенча Русия төбәкләре арасында икенче урында тора. Шул ук вакытта хәзер "резидентлыкка" компанияләрнең 11 заявкасы карала, алар шушы ел башында Башкортстанның ТОСЭР резиденты булачак.

Быел инвестицияләрнең гомум күләме 52 миллиард сумнан артык булган инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм 8 мең эш урыны булдыру эшен дәвам итү планлаштырыла. Шулай ук монопрофильле муниципаль берәмлекләрне үстерүгә ярдәм итүнең федераль чараларын җәлеп итү эшен дәвам итәчәкбез.

Хәзер республиканың ТОСЭРларында инвесторлар өчен преференциаль шартлар гына түгел, инфраструктура да булдырылган, 4 индустриаль парк эшли һәм инвестицион мәйданчыклар әзерләнгән.

Белешмә:
Башкортстан Республикасында 6 монопрофильле муниципаль берәмлек (моношәһәрләр) бар: алар - Бәләбәй, Күмертау, Нефтекама, Белорет, Благовещен һәм Учалы.
Төбәкнең монопрофильле муниципаль берәмлекләренең баланслы үсешен тәэмин итү өчен алар чикләрендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре: Бәләбәй, Күмертау, Благовещен, Нефтекама һәм Белорет эшли.
ТОСЭР резидентлары түбән салым ставкаларын, иминият кертемнәре тарифларын, шулай ук башка федераль һәм төбәк преференцияләреннән файдалана ала.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас