

Халыкара маркетплейсларда продукцияне алга җибәрү механизмы Русия компанияләре өчен экспорт базарына чыгуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора, чөнки ул экспортны гамәлгә ашыру өчен чагыштырмача түбән чыгымнар, чит ил партнерларын табу, офлайн-челтәрләрдә урнашу алдыннан продукциягә ихтыяҗны сынап карау һәм тиз арада экспорт килешүен төзергә мөмкинлек бирә.
- Без экспортерлар белән эшне киңәйтергә, мәгълүматлаштыруны арттырырга, электрон сәүдә мәйданчыклары белән эшләргә өйрәтергә һәм эшкуарларны онлайн-сәүдә аша чит ил базарларына чыгарырга планлаштырабыз, - дип билгеләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Экспортерлар өчен 14 чит ил маркетплейслары бар: алар - TopFranchise, IndustryStock, Turkish Exporter, Alibaba.com, Satu.kz, Amazon.com, Etsy.com Europages.com, All.biz, Epinduo.com, Wechat, Taobao.com, Fordaq.com, Ebay.com. Узган елда Экспортка ярдәм үзәге Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы белән берлектә 304 компанияне электрон мәйданчыкларга алып чыкты, анда инде 39 меңнән артык товар позициясе урнашкан, 158 Башкортстан предприятиесе өчен халыкара электрон сәүдә мәйданнарында 14 меңнән артык товар урнаштырылган 170 яңа аккаунт, шулай ук 2 (классик һәм Хәләл) төбәк витринасы булдырылган.
"Экспортерның санлы паспорты" программасы кысаларында компанияләргә продукцияләрен алга таба халыкара маркетплейсларда урнаштыру өчен товарның һөнәри портфолиосын булдыруда ярдәм күрсәтелә. Экспортерның санлы паспорты продукцияне инглиз теленә тәрҗемә итүне, һәр маркетплейсның индивидуаль таләпләрен исәпкә алып, югары сыйфатлы фото- һәм видеоконтент булдыруны үз эченә ала.
Белешмә:
Маркетплейс - электрон коммерция платформасы, электрон сәүдә онлайн-кибете, ул продукт яисә өченче зат хезмәте турында мәгълүмат бирә. Тулаем алганда, маркетплейс продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтү буенча оптимальләштерелгән онлайн-платформа булып тора. Маркетплейслар продуктларны тәэмин итүчеләрнең киң даирәсен берләштергәнгә күрә, бу продуктларны сайлау киңрәк, ә сатып алу мөмкинлеге махсуслаштырылган онлайн-кибетләргә караганда югарырак.