+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 гыйнвар 2022, 15:50

Андрей Назаров: "Башкортстанда энергиянең альтернатив чыганаклары бар»

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республикада энергиянең альтернатив чыганакларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Андрей Назаров: "Башкортстанда энергиянең альтернатив чыганаклары бар»Андрей Назаров: "Башкортстанда энергиянең альтернатив чыганаклары бар»
Андрей Назаров: "Башкортстанда энергиянең альтернатив чыганаклары бар»

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республикада энергиянең альтернатив чыганакларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

- Башкортстанда яңартыла торган энергия чыганакларын сыйфатлы үстерү өчен барлык шартлар да бар. Тиздән безнең «Алга» махсус икътисади зонасы резидентлары «Оптимум Солар Рус» һәм «П Соларис» кояш панельләре һәм аларга комплектлау детальләре җитештерә башлаячак.

Шулай ук безгә җил энергетикасына да карарга кирәк, республиканың кайбер районнарында ул нәтиҗәлерәк булыр дип уйлыйм. Әлбәттә, безгә, беренче чиратта, ихтыяҗларыбызны билгеләргә, үсеш нокталарын ачыкларга, гомумән, электр энергиясен җитештерү һәм бүлү системасына анализ ясарга кирәк, - диде Андрей Назаров.

Башкортстанда яңартыла торган энергия чыганакларын үстерү перспективалары турында Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев сөйләде. Бүгенге көндә республиканың энергия системасының билгеләнгән егәрлеге составына 36 электростанция керә.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=54444

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас