+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 гыйнвар 2022, 07:33

Яңа елның мул карлары халыкны берләштерде!

Бәйрәм көннәрендә республиканың коммуналь хезмәтләре тәүлек әйләнәсенә эшләде, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә аларга ярдәмгә чыкты.

Яңа елның мул карлары халыкны берләштерде!Яңа елның мул карлары халыкны берләштерде!
Яңа елның мул карлары халыкны берләштерде!
Мәгълүм булуынча, бәйрәм көннәрендә шәһәр-районнар территориясендә катлаулы һава шартлары күзәтелде: буран чыкты, мул итеп кар яуды, ә вакыт-вакыт бозлы яңгырлар да сынады. Шул сәбәпле республиканың һәм аеруча Уфаның коммуналь хезмәтләре тәүлек әйләнәсенә ике сменада көчәйтелгән режимда эшләде. Ихата җыештыручылар, махсус техника йөртүчеләр, юл эшчеләре һәм башкалар ял көннәрсез урамнарны һәм ишегалларын кардан чистартты.

Көн дә төнге сменага 180 берәмлек техника һәм 70 юл эшчесе чыкты. Көндез 200дән артык махсус автомашина һәм меңгә якын юл эшчесе хезмәт салды. Иртәдән кичкә кадәр, шулай ук төнлә, коммуналь хезмәткәрләр шәһәр урамнарын кар өемнәреннән чистартты. Мәсәлән, кар чистарту техникасын йөртүче Радик Бакиевның эш көне – шимбә төнге өчтән, ә якшәмбе иртәнге биштән башланган.
– Бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләдек. Ял көнендә башта тротуарларны көрәдем, хәзер ротор руле артына утырдым, урамнарны чистартырга барам. Иң югары нәтиҗәлелек белән эшлибез, чөнки Яңа ел каникуллары тәмамланып, яңа эш елы башлануга юллар һәм тротуарлар ялт итеп торырга тиеш, – диде ул.
Әлбәттә, көчле кар яуганда урам-ихаталарны даими чистартып тоту авырга туры килә, чөнки еш кына урамнар җыештырганнан соң ук яңадан көрткә күмелә, әмма торак һәм коммуналь хезмәтләр мөмкин булганның барысын да эшләде.

– Башкаланың 64нче торак-файдалану идарәсе хезмәткәрләре Ю. Гагарин урамындагы 29нчы йорт тирәсен һәрдаим чиста һәм тәртиптә тота. Җыештыручылар да, тракторчылар да намус белән эшлиләр. Һәм без дә бәйрәм көннәрендә эшсез утырмадык, халык белән кар көрәү өмәсенә чыктык, ә аннары ишегалды бәйрәмен оештырдык, – ди бу уңайдан күпфатирлы йорт Советы рәисе Гөлшат Насенник.

– Быел кар күп, идарәче компания дә ишегалдын беренче тапкыр гына чистартмый. Намус белән эшлиләр. Без аларга вакыт-вакыт халык белән бергә ярдәм итәбез. Менә бүген дә шулай эшләргә булдык, – диде Энгельс урамында яшәүче Рөстәм Зәбиров.
Алдагы көннәрдә дә коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итәчәк. Аерым игътибар җәмәгать транспорты хәрәкәте гамәлгә ашырыла торган автомобиль юлларына, йорт ишегалларын, түбәләрен, шулай ук паркларны һәм скверларны кардан чистартуга биреләчәк.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас