+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 гыйнвар 2022, 14:40

Гайдар форумында туган уйлар

"Мәскәүдә Гайдар форумында эшләдем. Хәзер безнең өчен иң актуаль теманы сайладым - төбәкләрдә минерал чимал базасын үстерү, һәм аны тикшерүдә катнаштым", - дип язган Премьер-министр Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге битендә.

Гайдар форумында туган уйларГайдар форумында туган уйлар
Гайдар форумында туган уйлар
"Файдалы казылмаларны без күп чыгарабыз, ә менә геологоразведка һәм, гомумән, тармак белән идарә итү сыйфаты бездә нык аксый.

Республикага бу өлкәдә эшләүче компанияләрне чакыруны стимуллаштырырга кирәк. Әлегә алар бик күп проблемалар белән очраша, шуңа күрә алар үзләрен бик сак тоталар. Нәтиҗәдә, өлкә акрынрак үсеш ала.

Моннан тыш, бездә кадрлар кытлыгы проблемасы да бар. Алар җитешми. Хәзер тармакта эшләүчеләрнең уртача яше - 50 яшьтән артык. Кешеләр пенсиягә китә, ә белгечләрне алыштырырга яшьләр аз килә. Уку йортлары студентларны иске җиһазларда һәм предприятиеләрдә эшләрнең бүгенге торышын исәпкә алмыйча укыта.

Бу тенденцияне дәүләт әлеге тармакка кысылганда гына үзгәртеп булачак. Ул бизнеска геологоразведкага керү өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Без күптән түгел «Әзер карарлар кибете» проектын эшләтеп җибәрдек. Мин аның турында бервакыт сөйләдем дә. Аның асылы шунда, без үзебез инвестор өчен яткылыкларны эзлибез, аларны өйрәнәбез, аның өчен барлык документлар, җир асты байлыкларын җентекләп тикшереп эшләнгән бизнес-план әзерлибез. Эшкуар тулысынча әзер проект ала, ул аңа яткылыкларны эзләү һәм аны эксплуатацияләүгә әзерләү вакытын 2-3 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә.

Без хәзер республикада уннан артык кечкенә нефть компаниясе белән эшлибез. Хәзерге системаның эшләнеп бетерелмәгәнлеген алар үрнәгендә күрәбез. Аларны төзәтү өчен җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны персонал әзерләүгә һәм перспективалы фәнни эзләнүләргә киткән чыгымнар өлешендә салымнардан азат итәргә кирәк. Ә тагын студентлар өчен актуаль укыту программасын эшләргә, педагогларны яңадан әзерләргә һәм уку йортларына яңа җиһазлар сатып алырга кирәк. Моны безгә тармак предприятиеләре белән бергә эшләү яхшырак, дип уйлыйм".
 
Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас