Башкортстан анда 2012 елда керде.
Республика җитәкчесе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җыелышта оешманың 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм быелга төп бурычлары турында фикер алыштылар. Шулай ук Ассоциация әгъзалары бертавыштан АИРР директоры итеп 2016 елдан бирле әлеге вазыйфаны биләгән Иван Федотовны сайлады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм, хезмәттәшлек нәтиҗәсендә узган елда республикада торак тапшыру күләме 3 миллион квадрат метр тәшкил итте, дип билгеләде.
«Министрлыкка бик нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерәм. Ул безнең төзелеш комплексында моңарчы күрелмәгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирде. Республика тарихында моңа кадәр мондый күрсәткечләр юк иде", - диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе Ассоциациянең барлык әгъзаларын 2024 елда Уфага шәһәрнең 450 еллык юбилеен бәйрәм итүгә чакырды.
Фото: "Главарб.ру"