+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 гыйнвар 2022, 14:55

Юлүткәргеч вакытында төзелеп бетәчәк

Уфада Зинино торак пункты янында автомобиль юлы һәм юлүткәргеч төзелеше дәвам итә.

Юлүткәргеч вакытында төзелеп бетәчәкЮлүткәргеч вакытында төзелеп бетәчәк
Юлүткәргеч вакытында төзелеп бетәчәк

Төзү-монтаж эшләренә былтыр июньдә керешкәннәр.

30нчы санлы күпер төзү отряды директоры урынбасары Евгений Юткин хәбәр иткәнчә, объектта эшләр элек расланган график нигезендә тәүлек әйләнәсенә алып барыла. Яңа юлүткәргечне төзү өчен заманча юл техникасы җәлеп ителгән, шул исәптән 260 тонна йөк күтәрүчәнлеге булган SANY краны. Бүгенге көндә төзелеш мәйданында 80 кеше һәм 25 берәмлек техника эшли.

- Һава торышы, әлбәттә, безнең эшкә үзгәрешләр кертә. Әмма эш графигы беркайчан да өзелмәде һәм безнең объектлар һәрвакыт вакытында тапшырыла, – дип подрядчы оешма вәкиле.

Проект документациясе нигезендә юлүткәргечнең озынлыгы 106,5 метр тәшкил итә һәм ул өч пролеттан тора.

Яңа юлүткәргеч әлеге тимер юл кичүеннән 200 метр ераклыкта урнашачак. Аны файдалануга тапшырганнан соң тимер юл аша гамәлдәге чыгу урыны сүтеләчәк. Төзелгән муниципаль контракт буенча эшләрне тәмамлау срогы - 2023 елның III кварталы.

Яңа юлүткәргеч төзелешен республиканың Зинино, Нагаево, Уфа, шулай ук Акбирде, Карамалы, Шипово, Блохино, Охлебинино торак пунктларында яшәүчеләр түземсезлек белән көтә. Гамәлдәге җайга салына торган тимер юл кичүендә хәрәкәт даими рәвештә катлаулана. «Пик» сәгатьләрендә көтү вакыты 50-60 минут тәшкил итә. Тәүлек эчендә әлеге тимер юл кичүе аша уртача 25 меңнән артык машина уза.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайты

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас