+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 гыйнвар , 15:39

Башкортстан - алдынгылар исәбендә!

Русия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан узган елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын тормышка ашыру буенча төбәкләр рейтингы булдырылды.

Башкортстан - алдынгылар исәбендә!
Башкортстан - алдынгылар исәбендә!
Төбәкләр рейтингында Русия Федерациясенең 83 субъекты (Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән тыш) катнашты. Рейтинг 39 күрсәткеч буенча билгеләнде, алар арасында - төзекләндерүне башка программалар белән синхронлаштырган муниципаль берәмлекләр өлеше, шәһәр мохитендәге үзгәрешләрне бәяләү, уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында җиңүче проектлар саны, компетенцияләр үзәкләрен булдыру.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча иң күп баллны Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җыйды. Рейтингта икенче урында - 117 балл туплаган Башкортстан Республикасы, өченче урында - Липецк өлкәсе. Исегезгә төшерәбез, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан 27нче урында, ә 2019 елда республика рейтингта 8нче урынга чыккан иде.

- Башкортстанның үз позицияләрен яхшыртуы һәм хәзер лидерлар өчлегендә булуы - закончалыклы нәтиҗә. Моңа җәлеп ителгән структураларның, ә иң мөһиме кешеләрнең бердәм эшләве нәтиҗәсендә ирешелде. Хәзер икенче бурыч тора. Без алган позициядә калырга гына түгел, күрсәткечләрне яхшыртырга да тиеш,– дип билгели Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в