Барлык яңалыклар
Икътисад
14 гыйнвар , 15:45

Төркиянең дәүләт тендерында катнашу турында белергә телисезме?

20 гыйнварда «Русия компанияләренең Төркиянең дәүләт тендерларында катнашуы» темасына Русия экспорт үзәге җәмгыятенең 2022 елда беренче халыкара консультациясе узачак.

Төркиянең дәүләт тендерында катнашу турында белергә телисезме?

- Төркия Республикасы белән хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча актив үсә. Төркия - Башкортстанның күптәнге ышанычлы партнеры. Экспорт потенциалын үстерү - безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе. Төбәгебез өчен традицион булган тармакларда без һәрвакыт югары күрсәткечләргә ия идек, ихтыяҗларны ил эчендә генә түгел, ә чит илләрдә дә канәгатьләндерәбез, - дип билгеләде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Консультация 20 гыйнварда 12.00 сәгатьтә ВКС форматында узачак. Теркәлү РЭЦ сайтында шәхси кабинет аша 18 гыйнварга кадәр мөмкин (https://www.exportcenter.ru/). Элемтә өчен электрон почта: a.chentsova@exportcenter.ru

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин