

Күп кенә җир-мөлкәт хезмәтләрен электрон форматка күчерү җир ресурслары белән идарә итүнең үтәкүренмәлелегенә һәм нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясады.
– 2021 елда республика халкы һәм эшкуарлары аренда шартнамәләрен төзү, җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү кебек хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен 32 меңнән артык гариза биргән, – дип хәбәр итте төбәкнең җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. - Асылда, халык уңайлы сервис өчен тавыш бирде, ул хакимият органнарына җир базарындагы процессларны контрольдә тотарга һәм явыз ният белән куллануга юл куймаска мөмкинлек бирә.
Министр сүзләренчә, максатлы билгеләнеш буенча файдаланылмый торган җир кишәрлекләрен ачыклау зарурлыгы туды. Мисал итеп, Наталья Полянская берничә җир участогын китерде. Моннан тыш, 2019-20 елларда Благовар, Краснокама, Бишбуләк, Гафури, Илеш, Чакмагыш районнарында, шулай ук Агыйдел һәм Межгорье шәһәрләрендә җир контроле үткәрелмәгән. Нәтиҗәдә, муниципалитетлар җирле бюджетларга керемнәрне арттырмааган.
- Уңай мисал итеп Ишембай районындагы тәҗрибәне китерергә була, анда җир ресурсларына муниципаль контроль җирле казнага милек салымнарын җыюны берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде, – дип өстәде Наталья Полянская.
Министр кызыксынучы федераль, республика хакимият һәм җирле үзидарә органнары эш-гамәлләрен килештерүне тәэмин итү өчен, муниципаль җир контролен үстерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча ведомствоара комиссия төзергә тәкъдим итте.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров республикада Ишембай районының җир кишәрлекләренең кадастр бәясен реаль тәңгәлләштерү тәҗрибәсен дә таратырга кушты.