+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 гыйнвар 2022, 13:11

Инвестицион портал яңа мөмкинлекләр ача

Хәзер "Investrb.ru" инвестицион порталында «Инвестицион потенциал» бүлегенең «Дәүләт-шәхси партнерлык» өстәмә битендә эшкуарларның дәүләт-шәхси партнерлык һәм концессион килешүләр принципларында тормышка ашырыла торган объектлар белән танышу мөмкинлеге бар.

Инвестицион портал яңа мөмкинлекләр ачаИнвестицион портал яңа мөмкинлекләр ача
Инвестицион портал яңа мөмкинлекләр ача
- Сервис эшкуарлар һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге системасын гадиләштерә. Әлеге сервис дәүләт-шәхси партнерлык принципларын тәэмин итү өчен кертелгән, башка сүзләр белән әйткәндә, проектларны тормышка ашыру дәүләт өчен дә, бизнес өчен дә файдалы шартларда гамәлгә ашырыла.

Бу - бизнес төзүне яки аны алга этәрүне гадиләштерүче тагын бер уникаль мөмкинлек, - дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.

Яңа сервис бизнеска инвестицион проектны алдан эшләп бетерергә һәм федераль законнар нигезендә концессион килешү төзү инициативасы белән чыгыш ясарга ниятләүче потенциаль инвестор белән тормышка ашыру шартлары буенча фикер алышырга ярдәм итә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас