+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 гыйнвар 2022, 18:17

Сәүдә уңышка китерсен

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә кулланучылар кооперациясе системасын үстерү буенча планнар турында фикер алышу булды.

Сәүдә уңышка китерсенСәүдә уңышка китерсен
Сәүдә уңышка китерсен

Башкортстанның Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге (Башпотребсоюз) 127 кооператив оешмасын берләштерә һәм 13 меңнән артык пайчы мәнфәгатьләрен яклый. Нигездә, алар күмәртәләп һәм ваклап сату, җәмәгать туклануы өлкәсендә эшли, хәзерләү, җитештерү, белем бирү эшчәнлеге алып бара. Система активында 1 200 тирәсе объект бар.

- "Башпотребсоюз"ның алга таба үсешен без, беренче чиратта, ваклап сату сәүдәсе үсешендә күрәбез, аның карамагында 600 кибет бар. Безнең бурыч - 2024 елга кибетләрнең санын меңгә җиткерү, - дип сөйләде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Алексей Гусев. – Һәм бу гамәлдәге сәүдә нокталарын үстерү дигән сүз генә түгел. Төп бурычларның берсе - кибетләребез көндәшлеккә сәләтле булсын өчен бердәм идарә итү процесслары булган бренд булдыру.

Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе, яңартылган челтәр эре ритейлерлар белән көндәшлек итә алачак, дип аңлатты.

Алексей Гусев фикеренчә, "Башпотребсоюз" төбәктә барлык этаплар белән югары нәтиҗәле товар үткәргеч чылбырлар төзү өчен яхшы мөмкинлекләр бирә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулланучылар кооперациясен үстерүдә уңай алга китешне ассызыклады.

- "Башпотребсоюз"ның потенциалы бик зур, - диде Радий Хәбиров. - Ниһаять, без аны үстерү буенча идарә һәм административ карарлар системасында тәртип урнаштырдык. Хәзер нәтиҗәле хезмәттәшлек, кулланучылар берлекләрен үстерү синергиясе бар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас