+14 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 гыйнвар , 14:52

Җитмәсә, бурычка аласың...

Яки агымдагы ел бюджетының үзенчәлекләре турында.

Җитмәсә, бурычка аласың...
Җитмәсә, бурычка аласың...

Узган елда Башкортстанның бюджет керемнәре элек расланган саннарга караганда 40,7 миллиард сумга күбрәк булды. Шуңа бәйле рәвештә чыгымнар күләме дә 38,9 миллиард сумга артачак. Шулай итеп, үткән елда Башкортстан Республикасы бюджеты керемнәр буенча — 244,3, чыгымнар буенча — 264,5, бюджет дефициты буенча 20,2 миллиард сум тәшкил итте.

Республиканың Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре планы 26 миллиард сумга артты. Бу сумманың күп өлеше оешмалар табышына туры килә. Әйтик, “Фармстандарт-Уфавита” кебек предприятиеләр буенча салым базасының үсүе уңай йогынты ясады, әлеге предприятие буенча керемнәр берничә тапкыр артты. Шулай ук “Башнефть”, ОДК-УМПО, “Сбербанк”, Учалы тау-баектыру комбинаты, “Башкортстан сода компаниясе”, “Газпромбанк” филиалы, Чишмә май сыгу заводы, “Кроношпан” һәм башка салым түләүчеләрнең казнага керткән өлешләре арту күзәтелде. Шулай ук федераль бюджеттан керемнәр 14,8 миллиард сумга күбрәк булды һәм федераль үзәктән алынган акчаларның гомум суммасы 87,1 миллиард сум тәшкил итте. Республиканың Юл фонды да 4,2 миллиард сумга артты.
Декабрьдә Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары 2022 елга һәм 2023-24 елларның план чорына республика бюджетын кабул итте. Документтан күренүенчә, быел республика казнасы керемнәре — 246,22, чыгымнары — 267,66, бюджет дефициты 21,45 миллиард сум тәшкил итәчәк. Киләсе елда керемнәр – 244,31, чыгымнар – 252,67, дефицит 8,37 миллиард сум күләмендә планлаштырылган. 2024 елда керемнәр – 244,88, чыгымнар – 248,42, дефицит 3,54 миллиард сум булыр дип фаразлана.
Республика быел федераль бюджеттан — 77, киләсе елда – 66,5, 2024 елда 57,9 миллиард сум ярдәм алуга өмет итә, шул ук вакытта Башкортстанның дәүләт бурычы үсү планлаштырыла: киләсе елда ул 32,6 миллиард сумга, 2023 елда — 40,4 миллиард, 2024 елда исә 43,5 миллиард сумга кадәр үсәчәк дип фаразлана.
— Өч еллык чорга бюджетның бурыч йөкләмәсе салым һәм салым булмаган керемнәргә карата 23,3 процент тәшкил итәчәк. Бу — имин, хәвефсез дәрәҗә, — дип аңлатты Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев.
Монда шундый ачыклык кертү кирәк: “бурыч йөкләмәсе” дигән төшенчә республиканың инвестицион бюджет кредитлары җәлеп итүен һәм, шуңа бәйле рәвештә, бюджетка бурыч йөкләнешенең бераз артуын аңлата. Бюджет кредитлары исә аерым социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен мөһим. Гомумән, мондый бурычка керү икътисади нәтиҗә белән аклана, ди белгечләр.
Башкортстан бюджеты чыгымнарының 70 проценты социаль ихтыяҗларга тотынылачак. Быел Республика адреслы инвестиция программасын (РАИП) финанслау күләме сизелерлек артачак. Узган елда ул 21,4 миллиард сум булса, быел 36 миллиард сумга кадәр җитәчәк. Юл фонды 29,3 миллиард (+300 миллион) сум күләмендә планлаштырыла. Фонд акчасы транспорт инфраструктурасы объектларын ремонтлауга һәм төзүгә, атап әйткәндә, Уфаны көнчыгыш юнәлештә кисеп чыгу юлына һәм Агыйдел елгасы аша яңа күперләр салуга тотынылачак.
Сәламәтлек саклауга чыгымнар, киресенчә, узган елдагыдан кимиячәк. Быел бу өлкәгә юнәлтеләсе акчалар барлыгы
97 миллиард сум тәшкил итәчәк. Финанс министрлыгы аңлатмасыннан күренүенчә, пандемия киң таралган тәүге чорда республикада COVID-19га каршы көрәшкә федераль бюджеттан сизелерлек ярдәм алынган, быел мондый зур субсидияләр планлаштырылмый.
Тулаем алганда, 2022 ел бюджетының беренче варианты белән чагыштырганда, аның соңгы параметрлары керемнәр буенча – 17,9, чыгымнар буенча – 24,3, бюджет дефициты буенча 6,4 миллиард сумга арткан. Әйтергә кирәк, алдагы ике елда республикада дефицитсыз бюджетка ирешү ниятләнгән иде. Әлегә барып чыкмый. Бу уңайдан “бюджет дефициты”, “дәүләткә бурычка керү”, “бурыч йөкләмәсе” кебек төшенчәләргә тукталып үтү урынлы булыр. Кыскача әйткәндә, кредитлар буенча бурычларның ни икәнлеген күпләребез белә. Русия Федерациясе субъектларының да төрле һәм җитди бурычлары бар. Бу бурычлар аерым субъектларда яшәүчеләр алдындагы социаль йөкләмәләрне үтәүгә: бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү, юллар, дәваханәләр һәм мәктәпләр төзү, инфраструктураны үстерү, малтабарларга ярдәм итү өчен акча җитмәгәндә барлыкка килә.
Билгеле булуынча, Русия төбәкләре барлык салым җыемнарының яртысыннан да азрагын үзләрендә калдыра, күбрәген федераль бюджет ала. Русия Хөкүмәте, үз чиратында, төбәкләргә бюджетны тигезләүгә дотацияләр бүлә, конкрет проектлар өчен субсидияләр һәм субвенцияләр бирә. Әмма барыбер, кем әйтмешли, керемнәр чыгымнарны каплап бетерә алмый һәм “касса аермасы”, ягъни акча җитмәүчелек барлыкка килә. Бу аерманы төбәкләр дәүләттән алган кредитлар һәм башка учреждениеләр кредитлары хисабына каплый. Димәк, бурычка яшәү башлана. Өстәвенә, кредитның процентларын да капларга кирәк. Элек дәүләт казнасыннан 0,1 процентлы кредит алып булса, быелдан кредитларның ставкасы 8,5 проценттан да ким түгел.
Кредитларны хезмәтләндерүгә акча күбрәк киткән саен, төбәк үсешенә азрак кала, дип саный экспертлар. Дәүләткә бурыч күбрәк булган саен, аны хезмәтләндерү өчен акча бюджеттан күбрәк китә. Шуңа бәйле рәвештә башка ихтыяҗларга (социаль чыгымнарга, мәсәлән) бүлеп бирелергә мөмкин акча азая, шулай итеп тормыш дәрәҗәсе кимергә мөмкин, дип аңлата экспертлар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в