-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 гыйнвар 2022, 15:57

Эшкуарлар «Башкортстан продукты» проектына кушыла

Кырмыскалы районыннан чәй продукциясе җитештерүче «Джума ти» җәмгыяте «Башкортстан продукты» проекты дипломанты булачак. Предприятиене проектка кертү өчен документларны рәсмиләштерү процессы бара.

Эшкуарлар «Башкортстан продукты» проектына кушыла
Эшкуарлар «Башкортстан продукты» проектына кушыла
- Проектта катнашу предприятиегә төбәк һәм федераль базарларга чыгарга, товар әйләнешен арттырырга, Русиянең сәүдә мәйданчыкларында позицияләрне көчәйтергә, сатып алучылар арасында танылуны һәм лояльлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип аңлатты Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

«Джума ти» җәмгыяте - республика үләннәреннән, җиләк-җимешләрдән һәм чәчәкләрдән композицион эчемлекләр җитештерүче, шулай ук Кения, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан китерелә торган кара һәм яшел чәйләрнең югары сортларын төрүче. Компания 2019 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Предприятиедә заманча җитештерү җиһазлары кулланыла.

Оешманың төп стратегик юнәлеше - продукциянең сыйфатын киметмичә, югары сортлы чәйгә арзан бәяләрне саклап калу өчен җитештерү чыгымнарын киметү.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: