+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 гыйнвар 2022, 12:40

Уфа шәһәренең бурычын реструктуризацияләү үткәрелде

Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, шулай ук шәһәр бюджеты чыгымнарын вакытында һәм тулысынча финанслауны тәэмин итү һәм социаль әһәмияткә ия һәм беренче чираттагы чыгымнар буенча кредит бурычлары барлыкка килүгә юл куймау максатларында Башкортстан Республикасы алдында бюджет кредитлары буенча шәһәрнең йөкләмәләре реструктуризацияләнде.

Уфа шәһәренең бурычын реструктуризацияләү үткәрелде
Уфа шәһәренең бурычын реструктуризацияләү үткәрелде
- Бюджет кредитлары буенча шәһәр округының йөкләмәләрен (бурычларын) реструктуризацияләү процедурасы Башкортстан Республикасының "2021 елга һәм 2022-23 елларның планлы чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында" Законы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2021 елның августында һәм декабрендә кабул ителгән норматив хокукый актлары нигезендә 2 этапта узды, - дип билгеләде Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: