+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 гыйнвар 2022, 12:50

Акча күчте

Урындагы бюджетларга 753,3 миллион сум күләмендә максатлы булмаган финанс ярдәменең гыйнвар өлеше күчерелгән.

Акча күчтеАкча күчте
Акча күчте
- Финанс ярдәм муниципаль берәмлекләрнең чыгым вәкаләтләрен үз вакытында үтәүне тәэмин итү, социаль әһәмияттәге һәм беренче чираттагы чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә ресурслар концентрациясен исәпкә алып бирелә, - диде Башкортстан финанс министрының беренче урынбасары Наталья Калугина.

Әлеге ярдәм түбәндәгеләрдән гыйбарәт: муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының бюджет тәэминатын тигезләүгә дотацияләр – 624,1 миллион сум, урындагы бюджетларның балансын тәэмин итү чараларына ярдәм итүгә дотацияләр – 112,5 миллион сум, урындагы бюджетларга дотацияләр исәпләү һәм бирү буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга 16,7 миллион сум.

2022 елга финанс ярдәменең гомум күләме 9038,8 миллион сум тәшкил итә, күчерүләр тигез өлешләрдә башкарыла.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас