+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 гыйнвар 2022, 12:50

Бәләбәйдә машиналар ремонтлау буенча предприятие төзеләчәк

Русия Икътисади үсеш министрлыгы "РемДизельСнаб" җәмгыятен алгарышлы социаль-икътисади территорияләр резидентлары реестрына кертте. Компания машиналар һәм җиһазларны ремонтлау буенча предприятие ачарга планлаштыра.

Бәләбәйдә машиналар ремонтлау буенча предприятие төзеләчәкБәләбәйдә машиналар ремонтлау буенча предприятие төзеләчәк
Бәләбәйдә машиналар ремонтлау буенча предприятие төзеләчәк

- «Бәләбәй» алгарышлы социаль-икътисади территориясенең яңа резиденты авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтүне күздә тоткан инвестицион проектны гамәлгә ашырырга уйлый. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 13 миллион сум инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла, - дип хәбәр итте икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Екатерина Кликунова.

Инвнстпроект 2022-24 елларда гамәлгә ашырылачак. 20 яңа эш урыны булдырылачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас