+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 гыйнвар 2022, 14:55

Үсеш корпорациясендә инвесторларга эшчәнлек алып бару өчен мәйданчык тәкъдим иттеләр

Башкортстанның Үсеш корпорациясендә җитештерү эшчәнлеге өчен ирекле мәйданчык булган инвесторлар өчен тәкъдим әзерләделәр.

Үсеш корпорациясендә инвесторларга эшчәнлек алып бару өчен мәйданчык тәкъдим иттеләрҮсеш корпорациясендә инвесторларга эшчәнлек алып бару өчен мәйданчык тәкъдим иттеләр
Үсеш корпорациясендә инвесторларга эшчәнлек алып бару өчен мәйданчык тәкъдим иттеләр


0,9 гектар мәйданлы җир участогы Сибай шәһәрендә Таһиров урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан. Объект ике бинаны үз эченә ала. Аларның берсендә агач эшкәртү һәм токарь цехлары, шулай ук офис бүлмәләре урнашкан. Икенче бина - 544 квадрат метр мәйданлы гараж.
- Әлеге мәйданчык җитештерү эшчәнлеге буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен туры килә. Ул газ һәм су тәэминаты челтәрләренә тоташтырылды, – диде Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Мәйданчыкның транспортка үтү ягыннан уңайлы урнашуын һәм Башкортстан буенча да, аннан читтә дә җитештерелгән продукцияне төяп җибәрү өчен уңайлы булуын билгеләп үтәсем килә.
- Бүгенге көндә Үсеш корпорациясе белгечләре тарафыннан 1500гә якын инвестицион мәйданчык анализланды. Шуларның меңнән артыгына махсус паспортлар формалаштырылган, аларга барлык кирәкле характеристикалар кертелгән, - дип билгеләде Наил Габбасов. – Барлык ирекле инвестицион мәйданчыклар белән Үсеш корпорациясе сайтында «мәйданчыкларны сайлап алу» бүлегендә танышырга мөмкин.

Фото: https://pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас