

Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе 2022 елда ярдәм программасына кертелүгә кече һәм урта эшкуарлыкның тиз үсә торган инновацион, югары технологияле субъектларыннан гаризалар кабул итә башлады.
- Дәүләт ярдәме чаралары эшкуарлык буенча гомумдәүләт проекты кысаларында, төбәк хакимияте органнары һәм инновацияләр өлкәсендә үсеш институтлары белән берлектә, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә Башкортстанның югары технологияле предприятиеләре үз бизнесын уңышлы алып бару өчен комплекслы хезмәтләр ала алачак. Мәсәлән, клиентлар пулын киңәйтергә, дәүләт заказчылары белән берничә эре контракт төзергә, - дип билгеләде республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.
"Газельләр" программасы проектларны финанслауны тәэмин итүне, эре заказчылар сатып алуларына керү, мөлкәткә кагылышлы, консультацион, хокукый һәм башка ярдәм күрсәтүне күздә тота.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының заявкалары кимендә 3 ел эшләгән һәм компаниянең соңгы 3 елда табышы үсешенең уртача темпын 20 проценттан да ким булмаган очракта каралачак.