Республикада социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү, яңалыкка омтылу, үсешкә ирешү юнәлешендә соңгы чорда күпкырлы эш алып барыла. Мәсәлән, Башкортстандагы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) — шушы эшчәнлек нәтиҗәсе.
Республикада моношәһәрләр булып исәпләнүче Белорет, Бәләбәй, Благовещен, Нефтекама һәм Күмертау шәһәрләрендә алгарышлы үсеш территорияләре барлыкка килде. Аларда инвестицияләр җәлеп итү, тизләтелгән социаль-икътисади үсешне тәэмин итү һәм халык өчен уңайлы шартлар тудыру максатында малтабарлык һәм башка төр эшчәнлекне алып баруның аерым хокукый режимы билгеләнгән. Икътисади тотрыксызлык чорында “шәһәрне яшәтүчеләр” дә кыенлыклар кичерә. Шулай ук Башкортстанда “Алга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона (МИЗ) эшли, ул Ишембай һәм Стәрлетамак районнары территориясендә урнашкан.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещен районында перспективалы предприятие эшенә старт бирде. “Селена” компанияләр төркеменә кергән һәм “Благовещен” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булган “КВАДРО” җәмгыяте биредә сәнәгать өчен изоляция материаллары җитештерүне оештырды. “Благовещен” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе 2019 елның февралендә Русия Хөкүмәте карары белән булдырылган иде. Биредә 24 компания-резидент эшли, аның планлаштырылган инвестицияләренең гомум күләме — 16,89 миллиард сум, биредә 2 меңгә якын яңа эш урыны булдыру күздә тотыла.
“КВАДРО” җәмгыяте ел саен 25 мең тонна материал җитештерәчәк. Ул сәнәгать төзелешендә җылылык, тавыш изоляциясе, янгыннан саклау, шулай ук югары температуралы җиһазлар һәм катлаулы геометрик формадагы җиһазлар, торбаүткәргечләр изоляциясе сыйфатында кулланыла. Продукциянең төп кулланучылары — Русия һәм чит илләр ягулык-энергетика һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләре,
“КВАДРО” үзенең инвестпроекты белән 2019 елның ноябрендә республика Башлыгы катнашлыгында үткән “Инвестиция сәгате” утырышында таныштырган иде. Инвестицияләрнең гомум күләме 1 миллиард сумнан артып китте. Предприятиедә 112 кеше эшләячәк. Компания директоры Вадим Лешков сүзләренә караганда, аларның 80 проценты – Благовещен районында яшәүчеләр. Хезмәткәрләрне ашату, аларны заводка эшкә алып бару һәм кайтару оештырылды. Хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә, вакытында медицина тикшеренүләре үткәрелә.
Радий Хәбиров җитештерү һәм көнкүреш бүлмәләрен карады, продукция чыгаруны оештыру белән танышты, хезмәткәрләрнең эш шартлары һәм компаниянең киләчәк үсеше перспективалары белән кызыксынды.
– Ел башында яңа предприятие ачу – бик яхшы традиция. Ике ел элек без бу инвестпроектны хупладык. Авырлыклар күп булды, әмма бергәләп аларны җиңдек. Нәтиҗәдә, биредә яхшы, заманча производство барлыкка килде. Мондый предприятиеләр Благовещенның икътисади куәте ныгуы, аның актив үсешкә юнәлеш тотуы өчен мөһим. Бу – соңгы елларда ачылган җиденче предприятие. “Благовещен” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе – республикада иң яхшыларның берсе, – диде Радий Хәбиров. – Тулаем алганда, без – ТОСЭРга җәлеп ителгән инвесторлар саны буенча илдә икенче урында. Алар Башкортстан территориясендә предприятиеләр төзүгә 5,5 миллиард сум акча салганнар, 3 600 яңа эш урыны булдырганнар...
“КВАДРО” директоры Вадим Лешков билгеләп үтүенчә, бу компания чыгара торган продукция төре Башкортстанда моңарчы юк иде.
– Ике ел эчендә коронавирус пандемиясе шартларында без, үзебезгә, республикага һәм акционерларга бирелгән вәгъдәләрне һәм срокларны бозмыйча, күп эш башкардык. Предприятие көчле һәм нәтиҗәле нефть химиясе комплекслы Башкортстанның сәнәгать потенциалын ныгытыр дип өметләнәм. Республика предприятиеләре – безнең төп кулланучылар, – диде Вадим Лешков. – Яңа производство барлык яклап та нәтиҗәле булачак, чөнки безнең продукция җылылыкны югалтуларны шактый киметергә, димәк, нефть химиясе предприятиеләренең җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әйткәндәй, ТОСЭР шушы территориядә эш алып барган предприятиеләргә табыш, милек, җир салымнарын түләгәндә өстенлекләр бирә, ягъни резидентларга сизелерлек ташламалар каралган. Шулай ук биредә эш белән тәэмин итүчеләр һәр хезмәткәр өчен социаль фондларга (пенсия, социаль, медицина страховкасы фондлары) күчерә торган түләүләр 30 процент урынына 7,6 процент кына каралган. Түләүләрдәге аерманы әлеге фондлар һәм федераль бюджет үз өсләренә ала.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.