Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия банкы @cbr_official матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, эпидемиягә каршы өстәмә чараларның тискәре йогынтысына аеруча дучар булган тармаклардан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең вакытлыча механизмы кысаларында кредитлар бирү кабаттан яңартылган.
- Әлеге карар эшкуарларга хезмәткәрләр санын саклап калырга һәм пандемия белән бәйле тышкы факторларга карамастан, үз бизнесын үстерергә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтә Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова.
Ярдәм кысаларында программада катнашучы банклар кече һәм урта бизнеска 8,5 проценттан да артмаган ставка буенча кредит бирә яки элек бирелгән кредитлар буенча аларга ставканы шушы дәрәҗәгә кадәр киметә ала.
Русия Банкы сайтында бастырылган релизда әлеге карар күрсәтелгән механизмда катнашучы кредит оешмаларына, йөкләнеш зур булу сәбәпле, 2021 ел ахырында эшкәртелмәгән ташламалы кредитлар алу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларының ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк, диелә.
Русия банкы әлеге механизм кысаларында кредитларны 2022 елның 31 мартына кадәр бирәчәк.
Фото: rg.ru