

Муниципалитетның бизнес-шерифы Эдуард Йосыпов ярдәмендә инвестор инвестицион мәйдан һәм аның территориясендә урнашкан объектлар белән таныша алды. Визит барышында инвестор проектның техник параметрларына туры килә торган берничә объектны карады.
Әлегә төрле техник һәм оештыру нечкәлекләрен җайга салу мәсьәләсе карала, шуннан соң тәкъдим ителгән мәйданчыкка карата ахыргы карар кабул ителәчәк.
- Үсеш корпорациясенең республика районнарының бизнес-шерифлары белән системалы эше үз нәтиҗәләрен бирә. Бу без узган елның җәендә башлап җибәргән онлайн-очрашуларның нәтиҗәлелеген тагын бер кат раслый, - дип билгеләде Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. – Бу инвестор игътибарын җәлеп иткән беренче бизнес-тәкъдим түгел. Әйтик, Тәтешле районында кирпеч заводы төзү кейсы басылганнан соң берничә көн узгач үз инвесторын тапкан.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.