+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 гыйнвар 2022, 15:57

Инвесторлар нәтиҗәле эшлиме?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендәге резидентлар турында язма бастырган.

Инвесторлар нәтиҗәле эшлиме?Инвесторлар нәтиҗәле эшлиме?
Инвесторлар нәтиҗәле эшлиме?
"Бездә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә 103 резидент бар инде. Һәм без резидентлар саны буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Безгә зур күләмдә акча салырга, үз инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга әзер булган Русия һәм чит ил компанияләре актив килә. Безнең компанияләрнең ышанычы арта. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Русия Икътисади үсеш министрлыгында Башкортстаннан 35 резидент теркәлгән, бу 2020 елдагыга караганда 25 процентка күбрәк.

Резидентлар Башкортстан икътисадына 5,4 миллиард сум инвестицияләгән инде, шуның нәтиҗәсендә 3,6 мең кеше эшкә урнаштырылган. Ул территорияләргә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру кысаларында барлыгы 52 миллирд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итү һәм 8 меңгә якын эш урыны булдыру планлаштырыла.

Башкортстан Республикасында барлыгы 5 социаль-икътисади үсеш территориясе эшли - Күмертау, Благовещен, Нефтекама, Белорет һәм Бәләбәйдә", дип язган ул.

Шуны да искәртәбез, бу территорияләрдә эшләүче инвесторларга төрле салым преференцияләре каралган. Алар белән тулырак түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://economy.bashkortostan.ru/activity/21990


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас