+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 гыйнвар 2022, 14:52

"Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы" системасында яңалыклар бар

Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты "Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы" системасында эшли торган заказчылар һәм поставщикларның игътибарын җәлеп итте.

"Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы" системасында яңалыклар бар"Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы" системасында яңалыклар бар
"Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы" системасында яңалыклар бар

Республика платформасы операторы тарафыннан электрон документларны тутыру буенча интерактив онлайн-тренажер кертү планлаштырыла.

- Мәгълүмат системасының гомум концепциясе - кулланучыларга сатып алу процессында гади һәм аңлаешлы катнашуны тәэмин итү. Республика платформасының функционалы даими рәвештә үсә һәм Башкортстан заказчыларының яңа бурычларына җайлаша, - дип билгеләп үтте дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Уңайлы вакытта система кулланучылары документларны рәсмиләштерү буенча күнекмәләр эшли һәм беркетә алачак. Мәгълүматларны кертү "Уку режимы"нда башкарылачак һәм текстлы аңлатма белән бергә алып барылыр дип планлаштырыла.

Яңа функционалны гамәлгә кертү документларны тутыру вакытын кыскартырга һәм хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас