Комиссия эшен ачып, төбәк җитәкчесе үткән елда Башкортстан икътисадының тотрыклы үсешен билгеләп үтте.
- Узган елны сәнәгать җитештерүе күләмнәре арту белән төгәлләдек, 2020 ел темпларын узып баручы инвестицияләр җәлеп итүнең яхшы динамикасына ирештек. Моңа, нигездә, республика территориясендә урнашкан «Газпром» предприятиеләре ярдәм итте, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу ел ярым элек компания белән хезмәттәшлекне системалаштыру өчен төзелгән ведомствоара комиссия эшенең нәтиҗәлелеген ачык раслый.
Башкортстан һәм «Газпром» җәмгыяте алдында торган бурычлар арасында республика Башлыгы уртак эшнең төп өч юнәлешен билгеләде. Болар - төбәкнең торак пунктларын газлаштыру, газ химиясе һәм энергетика машина төзелешен үстерү.
- "Газпром" белән берлектә без 2025 елга кадәр республиканы газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программасын гамәлгә ашыруга 13,5 миллиард сум бүлү турында килештек. 25 мең йортны һәм 300гә якын социаль объектны газга тоташтырабыз, - диде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 131 меңнән артык йорт биләмәсе догазификация программасына керәчәк. Республика аны тормышка ашыру өчен беренче 1,2 миллард сум акча алды инде. Шушы елның 24 гыйнварына "зәңгәр ягулык" 2 048 йортка китерелде. Бу юнәлештә безнең активлыкны киметмәү мөһим.
Радий Хәбиров предприятиенең "йөрәгендә" - "Газпром трансгаз Уфа" җәмгыятенең җитештерү-диспетчерлык хезмәтендә булды. Монда реаль вакыт режимында технологик процесслар һәм җиһазларның эксплуатация характеристикалары мониторингы уздырыла.
Радий Хәбиров шулай ук «Газпром трансгаз Уфа»ның мәгълүмат-күргәзмә үзәге экспозициясе белән танышты.
Фото: glavarb.ru