+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 гыйнвар 2022, 14:09

"Безнең бурыч - кече һәм урта предприятиеләр саны үсеше уңай динамикасын саклап калу..."

Узган елда Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны арту тенденциясе билгеләнде. 2022 ел башына аларның саны 126,9 меңгә якын, кече һәм урта эшкуарлыкк субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары буенча, 2021 елның 10 гыйнварына республикада 122,2 мең эшкуар теркәлгән булган.

"Безнең бурыч - кече һәм урта предприятиеләр саны үсеше уңай динамикасын саклап калу...""Безнең бурыч - кече һәм урта предприятиеләр саны үсеше уңай динамикасын саклап калу..."
"Безнең бурыч - кече һәм урта предприятиеләр саны үсеше уңай динамикасын саклап калу..."

- Безнең бурыч - республикада кече һәм урта предприятиеләр саны үсешенең уңай динамикасын саклап калу. Республикада яшәүчеләр өчен эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга уңайлы шартлар булдыру мөһим. Һәм монда дәүләт ярдәме чараларының гамәлдәге системасы зур әһәмияткә ия. Муниципалитетлар дәрәҗәсендә бизнес-шерифлар зур эш башкара. Алар үз башлангычларын гамәлгә ашырганда эшкуарларны нәтиҗәле озата баруны тәэмин итә, аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәләр, – диде Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

10 гыйнварга 122,2 мең микропредприятие исәпләнә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 4,2 процентка күбрәк. Шул ук вакытта кече предприятиеләр, киресенчә, соңгы елда 3,8 процентка - 172 оешмага кимегән.

Кече һәм урта эшкуарларда эшләүчеләр саны шулай ук үсеш күрсәткеченә ия. 2019 елда бу өлкәдә якынча 410 мең кеше эшләсә, 2021 елда - 460 мең кеше.

Иң беренче чиратта, теркәлгән үзмәшгульлек саны арту белән бәйле. 2021 ел ахырына Башкортстан Республикасында 77 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,7 тапкыр күбрәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас