+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 гыйнвар 2022, 09:14

"Черемушки" торак комплексы кайчан төзелеп бетәр?

Башкортстан башкаласында «Черемушки» торак комплексы төзелеше дәвам итә. 2017 елдан башлап, үз фатирларының ачкычларын 700дән артык кеше көтә.

"Черемушки" торак комплексы кайчан төзелеп бетәр?"Черемушки" торак комплексы кайчан төзелеп бетәр?
"Черемушки" торак комплексы кайчан төзелеп бетәр?
Шуны да искәртик: Уфаның иң зур озак төзүчеләренең берсе төзелешне 2021 елның җәендә яңадан башланган иде. Бу яңа төзүченең «Саклык банкы»ннан 300 миллион сумнан артык проект финанславы алуы аркасында мөмкин булды.

- Бүгенге көндә 3нче литерның әзерлеге 90 процент тәшкил итә. Төзүчеләр эчке бизәкләү эшләрен тәмамлый. Фасадны төзекләндерү эшләре дә ахырына якынлаша. Керү һәм янгын хәвефсезлеге ишекләре урнаштырылды. Лифт җиһазлары белән тәэмин итү бара, - дип сөйли төзелеш компаниясе җитәкчесе Илшат Әхмәтов. - 2нче литерның әзерлеге 60 процентка бәяләнә. Югары катларга кирпеч салына. Шул ук вакытта эчке бизәкләү, җылыту, вентиляция, электр һәм су тәэминаты системаларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла, - дип өстәде ул.

Объектлар төзелешен тәмамлау белән бәйле җитди мәсьәләләрнең берсе - тышкы инженерлык челтәрләрен салу. Бу, кызганычка каршы, күпфатирлы йортларны тапшыру вакытында чагылыш тапты.

Төзелеш компаниясендә аңлатуларынча, тышкы челтәрләрне проектлау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен күбрәк вакыт кирәк булган. Хәзер алар барысы да әзер. Җылылык һәм электр тәэминаты челтәрләре буенча проектлар килештерелгән, су белән тәэмин итү һәм кулланылган суларны агызу буенча проект «Уфаводоканал»га килешүгә җибәрелгән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас